Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөхсәтсез чыршы кискән очракта җинаять эше дә ачыларга мөмкин

Яңа ел якынлашу белән халык йорт-фатирына нарат-чыршы юнәлтү белән мәшгуль. Берәүләр аны сатып алуны хуп күрсә, икенчеләр урманга барып, рөхсәтсез генә кисеп алып кайталар. 10 декабрьдән урман инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекли башлады. Чыршы сатып алу өчен кесәдәге 200-300 сумны жәлләгәнче, рөхсәтсез агач...

Яңа ел якынлашу белән халык йорт-фатирына нарат-чыршы юнәлтү белән мәшгуль. Берәүләр аны сатып алуны хуп күрсә, икенчеләр урманга барып, рөхсәтсез генә кисеп алып кайталар. 10 декабрьдән урман инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекли башлады. Чыршы сатып алу өчен кесәдәге 200-300 сумны жәлләгәнче, рөхсәтсез агач кисү өчен каралган штраф күләменә игътибар итү урынлы булыр. Һәр кискән яңа ел агачы өчен чыршы карагына 4000 мең штраф белән бергә табигатькә китерелгән зыян өчен дә түләргә туры киләчәк. Бусы исә агачның зурлыгына һәм санына бәйле. Әгәр дә инде штраф күләме 5000 сумнан да артып китсә, тәртип бозучыга карата җинаять эше дә ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөхсәтсез чыршы кискән очракта җинаять эше дә ачыларга мөмкин