Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр сорауда – тормыш чагылышы

Хат аша булсынмы, телефоннан элемтәгә керепме яки вакыт табып үзләре килепме, газета укучыларыбыз үзләрен борчыган сорауларга җавапны әледән-әле редакциядән эзли. Аларның гозерләре өйрәнелә, ачыклык кертү һәм җавап алу өчен, әлеге мәсьәләгә кагылышы булган оешма-учреждениегә хат җибәрелә. Билгеле, мондый арадашлыкның чишелеше күп вакыт сорый. Җитмәсә, күтәрелгән проблеманың актуальлеге югалырга мөмкин. Власть...

Хат аша булсынмы, телефоннан элемтәгә керепме яки вакыт табып үзләре килепме, газета укучыларыбыз үзләрен борчыган сорауларга җавапны әледән-әле редакциядән эзли. Аларның гозерләре өйрәнелә, ачыклык кертү һәм җавап алу өчен, әлеге мәсьәләгә кагылышы булган оешма-учреждениегә хат җибәрелә. Билгеле, мондый арадашлыкның чишелеше күп вакыт сорый. Җитмәсә, күтәрелгән проблеманың актуальлеге югалырга мөмкин. Власть белән гражданнар арасындагы элемтәне якынайтуга район һәм шәһәр җитәкчелегенең халык сорауларына туры элемтә аша җавап бирүе мөһим роль уйнар дип уйлыйбыз. Узган атнада укучыларыбыз соравына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җавап бирде.

Фәния Антипова,
М.Хәсәнов ур., 23 нче йорт:
- Безнең ишек алды юллары кайчан ремонтланыр икән?
- Әлеге квартал эчендәге юлларны төзекләндерү алдагы атнада башланачак.
- 23 нче йорка кайчан капиталь ремонт керә?
- Фаразлау буенча, бу эш 2014 елга каралган.
- Йорт бинасының ян-ягын җылыткыч материал белән тышлау турында сүз булган иде. Ул кайчан башкарылыр?
- Йортның мәктәпкә карап торган ягында ул, агымдагы ремонт хисабына, быел эшләнәчәк.
Зәкәрия Хуҗин,
Яңа Юл микрорайоны, Чаткы урамы:
- Безнең урамнан төп юлга чыккан җирдә яңгырдан соң күлдәвек барлыкка килә, язын-көзен ул сазлыкка әйләнә. Су агарга кайчан торба салыныр да, юл ремонтланыр икән?
- Быел Чияле, Иркен, Балкыш урамнарындагы юлларның вак ташлы өске япмасы ремонтланды. Киләсе елда анда тагын өч юл, шул исәптән Чаткы урамы юлының дә өске өлеше ремонтланыр, дип көтелә.
Нурия Мортазина,
Шәйхетдинов ур., 2 нче йорт:
- Безнең тирәдәге ике автобус тукталышына да асфальт җәйделәр. Ләкин, йортыбыздан анда кадәр барып җиткәнче, пычракка батабыз. Чөнки без йөри торган торбалар өстенә салынган күпердән соң, асфальт юк...
- Киләсе елда юлның ул өлеше тәртипкә китереләчәк.
Йортыбыз подъездлары янында эскәмияләр юк. Шуларны куйсыннар иде?
- Бу мәсьәләне хәл итү йортыгыз караган ТСЖга йөкләнде. Әгәр дә ширкәт милекчеләренең күпчелеге утыргычлар куйдыру турында карар кабул итә икән, алар эшләнәчәк.
Гөлфия апа, Яңа Юл, Гөлбакча урамы:
- Микрорайонның автобус йөрми торган урамнары асфальтланмаган, пычрак ерып йөрибез. Алар кайчан рәткә китерелер?
- Алда әйткәнемчә, 2013 елда анда өч урам юлының вак таш катламы ремонтланачак. Шуның берсе Гөлбакча урамы булыр дип фаразлана.
Дамира Нәфыйкова, Г.Галиев урамы:
- Икмәк комбинаты каршындагы автобус тукталышының павильоны юк...
- Анда азык-төлек кибете төзелә. Милек хуҗасына тукталышка павильон ясап кую да йөкләнде.
Идрис Кәримов, сугыш һәм хезмәт ветераны, 21 нче квартал:
- Берничә ел элек ЕРЦ бинасы янында канау казып, аннан-моннан гына күмеп киттеләр. Хәзер акча түләргә килгән халык чокыр аша йөрергә мәҗбүр. Шул ук бина яныннан 21 нче кварталга керә торган туры юл бар иде. Аны бетон блок белән каплап куйдылар. Хәзер йөк машиналары әйләнеп йөрергә мәҗбүр. "Безнең йорт" ширкәте әлеге кварталга бернинди игътибар бирми: Гурьянов урамындагы 14-16 йортларның ишек төпләрендә утыргычлар, юган керләрне эләргә җайланма юк. Квартал эчендәге юлны ремонтлый башладылар, бер уңайдан тротуарларны да асфальтларлар дип көткән идек, булмады. Ә акчасын түләтәләр...
- Сезнең дәгъвага "Безнең йорт" ширкәте идарәсе рәсми җавап бирде. Аннан күренгәнчә, Гурьянов урамындагы Сез яши торган 12 йортта 2012 елда 15 мең 146 сумлык эш башкарылган. Ишек алды биләмәсен тәртипкә китерергә генә дә 11 мең сумга якын акча тотылган. Квартал юлларын асфальтлау республика программасы буенча башкарыла. Ә кварталга керү юлының ябылуына килгәндә, ул "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖ вакытында ук, Сөембика урамындагы 6 нчы йорт һәм Нефтьчеләр урамы, 17 нче йортта яшәүчеләрнең язмача гаризасы нигезендә башкарылган. Подъезд янындагы эскәмияләр дә шул вакытта, халык соравы буенча алынган. Әйткәнемчә, утыргычлар шул йортларда яшәүчеләрнең язмача гаризалары нигезендә куела. Өч ел буена бу турыда ТСЖга язмача мөрәҗәгать итүче булмаган. Рәсми хәбәрдән күренгәнчә, кварталдагы һәр йорт каршында кер элү, тузан кагу урыннары бар. Моны җавапка теркәлгән фоторәсемнәр дә раслый.
Фәүзия Гәрәйшина,
Болгар ур., 30 нчы йорт:
- Шәһәрнең барлык кварталларында да диярлек эчке юллар ремонтланды. Безнең йорт ишек алдында ул кайчан башкарылыр икән?
- Эш планлы рәвештә, алдан билгеләнгән чират тәртибе буенча алып барыла. Болгар, 30, М.Хәсәнов, 21 нче йортлар кварталында ремонт эшләре алдагы ике атна эчендә уздырылачак.
Мәнәвездән алынган күмәк хатта авылның шәһәр өлешенә кагылышлы юл проблемасы күтәрелгән.
- Мәнәвезнең Җиңү, Гыйльфанов, Латыйпов урамнарындагы вак таш җәелгән юллар тулысынча ремонтланды. Үзәк, Булатов урамнарындагы асфальттагы чокырлар ямалды. Хәзер Булатов урамындагы асфальт юлның авария хәлендәге өлешенә капиталь ремонт ясарга җыенабыз.
Гурьянов урамындагы 3-5 нче йортларда яшәүчеләрдән алынган хаттан:
- Безнең урамга яңа асфальт юл җәелде. Хәзер аннан төне буена тулы көченә музыка акыртып, машиналар чаба. Автокросс бара диярсең...
- Шәһәрнең күп кенә башка урамнарындагы кебек, монда да ясалма каршылыклар куелачак. Шул вакытта гына машина йөртүчеләр тизлекләрен киметергә мәҗбүр булачаклар.
- Бер яктан машина шау-шуы тынгылык бирмәсә, икенче яктан этләр өере иртә-кич, төннәр буе улап чыга. Моңа берәр чара күрелсен иде?
- Шәһәр урамнарында хуҗасыз йөрүче этләрне аулау буенча эш алып барыла.
- Бездән ерак түгел генә урнашкан полиция бүлеге ихатасында бер зур элемтә вышкасы тора. Элек ул рация өчен генә файдаланылса, хәзер төрле кәрәзле телефон станцияләренә дә хезмәт күрсәтә. Аның кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булуы турында уйламыйлар микәнни?
- Моны тикшерү өчен ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Азнакай буенча территориаль бүлегенә заявка бирелде. Әлеге мәсьәләгә аннан алынган экспертиза акты нигезендә нәтиҗә ясалачак.
Болгар урамындагы 12, 14 нче йортларда яшәүчеләрдән кергән хаттан:
- Без яши торган ике йорт та шәһәр коммуналь хуҗалыгы исемлегеннән рәсми төстә чыгарылган дигән сүзләр йөри. Шуңа күрә төзекләндерү эшләре дә алып барылмый икән. Бу дөресме?
Бу бернинди нигезе булмаган сүзләр генә. Әлеге йортларны беркем һәм беркайчан да шәһәр коммуналь хуҗалыгы системасыннан чыгармады. Һәм җыенмый да. Чиратлары җиткәч, аларга капиталь ремонт, башка төзекләндерү эшләре уздырылачак.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Наил АБДУЛЛИН
РЕДАКЦИЯДӘН. "Туры элемтә"гә килгән сорауларның барысына да газетаның бер санында гына җавап биреп бетерү мөмкин эш түгел. Шуңа күрә бу юлы сөйләшү темасына, ягъни төзекләндерү-көнкүреш мәсьәләсенә кагылышлы иң актуаль булганнарын гына сайлап алдык. Хат-хәбәрләрегездә аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен, алга таба фикерләрегезне безгә төгәл һәм озынга сузмыйча, конкрет фактлар белән дәлилләп юллавыгызны сорыйбыз. "Туры элемтә" акциясендә катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәр сорауда – тормыш чагылышы