Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр эш урынында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә

Район оешма, предприятие, учреҗдение җитәкчеләренә мөрәҗәгать Азнакай - республикада тотрыклы үсүче районнарның берсе. Соңгы елларда җирле үзидарәнең яңа шартларында эшләү нәтиҗәсендә, сәнәгать җитештерүенең тотрыклы үсешенә ирешелде. Җитештерүне үстерү хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ныклы игътибар таләп итә. Әлеге мәсьәлә милли икътисадта мәшгуль булган һәркемнең - эре предприятие җитәкчеләреннән башлап сәнәгать практикасы...

Район оешма, предприятие, учреҗдение җитәкчеләренә мөрәҗәгать

Азнакай - республикада тотрыклы үсүче районнарның берсе. Соңгы елларда җирле үзидарәнең яңа шартларында эшләү нәтиҗәсендә, сәнәгать җитештерүенең тотрыклы үсешенә ирешелде.

Җитештерүне үстерү хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ныклы игътибар таләп итә. Әлеге мәсьәлә милли икътисадта мәшгуль булган һәркемнең - эре предприятие җитәкчеләреннән башлап сәнәгать практикасы узучы укучы мәнфәгатьләренә кадәр кагыла. Икътисади үсеш эшләүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау белән янәшә бара. Икенче яктан караганда, куркынычсыз хезмәт - икътисади үсешнең әһәмиятле факторы ул.

Уртак көч белән районда соңгы елларда сәнәгатьтә алынган травмалар күләмен киметергә мөмкин булды. Уңайсыз хезмәт шартлары булган эш урыннары кимеде.

Ләкин хезмәтне саклау, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау мәсьәләләре буенча проблемалар кала бирә һәм даими игътибар таләп итә.

Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм барлык Азнакай районы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп Халыкара хезмәт оешмасының (МОТ) 28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен уздыру, һәрбер эш урынында хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен чишүдә уртак көч туплау инициативасын хупларга чакырабыз.

2012 елда «Яшел» икътисадта хезмәтне саклауны арттыру» девизы астында район оешмаларында әлеге көнгә багышлап: «хезмәтне саклау көннәре», семинар, күргәзмә, түгәрәк өстәл, смотр-конкурслар уздыру тәкъдиме белән чыгабыз.

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне - хезмәтне саклау мәсьәләләренә тагын да җитдирәк импульс бирү ул.

Н. Нәгыймов, район башлыгы урынбасары,

Р.Хәсәнов, район профсоюзлары координацион Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев