Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Полиция Кыш бабае балалар янында

Районыбызда укучыларның кышкы каникулы чорында полиция Кыш бабаеның балаларны Яңа ел белән котлап, бүләк таратып йөрүе матур гадәткә әверелде. Быел да пиар-акция үз югарылыгында үтеп, никадәр сабыйны сөендерде, аның иҗтимагый файдасы да зур булды. Эчке эшләр бүлеге коллективы игълан иткән акция барышында имин булмаган (КДН һәм ПДНда исәптә торган), ишле...

Районыбызда укучыларның кышкы каникулы чорында полиция Кыш бабаеның балаларны Яңа ел белән котлап, бүләк таратып йөрүе матур гадәткә әверелде.

Быел да пиар-акция үз югарылыгында үтеп, никадәр сабыйны сөендерде, аның иҗтимагый файдасы да зур булды. Эчке эшләр бүлеге коллективы игълан иткән акция барышында имин булмаган (КДН һәм ПДНда исәптә торган), ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен кием-салым, уенчыклар, башка кирәк-ярак җыелды. Бу игелекле эштә бигрәк тә шәһәребезнең 6нчы, 7нче, 3нче мәктәп коллективлары актив катнашты. Полиция хезмәткәрләре Кыш бабайның капчыгын да тәм-том белән шыплап тутырды. Һәм менә 10 гыйнварда үзләре белән социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен, КДН әгъзаларын да алып, алар балалар янына ашыкты.

Иң беренче булып ишек шакыган Исаевлар гаиләсендә кунакларны бик җылы каршыладылар. Кирилл Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләрен дә сөйләп күрсәтте. Аның нәфис сүз осталыгына исе киткән Кыш бабай тизрәк капчыгыннан күчтәнәчләрен чыгарырга ашыкты...

Акция барган 15 көндә 50ләп гаиләдә булырга өлгерде алар. Бер уңайдан профилактик әңгәмәләр дә үткәрелеп, ата-аналар һәм балалар арасында эчкерсез мөнәсәбәтләр урнашты. Акция барышында имин булмаган янә 6 гаилә ачыкланып, ПДНга учетка куелды.

Өйләренә чын мәгънәсендә бәйрәм алып килгән полиция Кыш бабаена балалар ихластан сөенде, өлкәннәр рәхмәтләрен әйтеп калды.

Ленар Сәлимгәрәев, эчке эшләр бүлегенең ПДН начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев