Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия билгеләүдә яңалыклар

Россия Пенсия фонды идарәсе, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2013 елның 25 июнендә үткәргән пенсия билгеләүдә яңалыкларны бәян итү, "пенсия калькуляторы"н тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе, сүз дә юк, азнакайлыларда да зур кызыксыну уяткан. Мөһим яңалыкларны "Маяк"газетасы аша да тәфсилләбрәк яктыртуны сорап газета укучыларыбыздан соңгы...

Россия Пенсия фонды идарәсе, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2013 елның 25 июнендә үткәргән пенсия билгеләүдә яңалыкларны бәян итү, "пенсия калькуляторы"н тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе, сүз дә юк, азнакайлыларда да зур кызыксыну уяткан. Мөһим яңалыкларны "Маяк"газетасы аша да тәфсилләбрәк яктыртуны сорап газета укучыларыбыздан соңгы вакытта хат-мөрәҗәгатьләр күп килә. Бу нисбәттән районның Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйкова белән элемтәгә кердек һәм ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:

-Картлык буенча пенсия билгеләү һәм гражданнарның пенсия хокукларын булдыруда яңа тәртипләр эшләнде һәм алар 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертеләчәк.

Картлык буенча хезмәт пенсиясе, хәзергесе кебек үк иминият һәм җыелма өлештән торачак. Пенсиядәге яңа тәртипләрдәге төп аерма шунда - иминият өлешен исәпләгәндә беренче тапкыр "еллык пенсия коэффициенты" дигән төшенчә кертелә. Ул гражда­нинның хез­мәт хакы белән эш тәкъдим итү­­ченең мәҗбүри пенсия ими­ниятләштерүе сис­тема­сы­на иминият кертемен түләп барган максималь хез­мәт ха­кы­­ның чагыштырмасына тигез. Ә пенсиянең тупланма өлеше үзгәрешсез кала. Тагын бер үзенчәлек: 2025 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен минималь гомуми стаж күләме 15 елга җиткереләчәк. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, күпчелек илләрдә ул 20 ел. Яңа кагыйдәләр нигезендә әгәр гражданинның хезмәт пенсиясен билгеләү датасына гомуми страховой стажы 35 елдан артып китсә, димәк, ул югары күләмдә пенсиягә өмет тота ала. Моннан тыш, пенсиягә булдыра алган кадәр соңрак чыгу бик отышлы булачак. Пенсия билгеләүгә никадәр соңрак мөрәҗәгать итсәң, иминият пенсиясе тиешле премиаль коэффициентка арттырылачак. Шул рәвешле, хезмәт хакы никадәр югарырак һәм эш стажы күбрәк булган саен картлык буенча пенсия күләме дә шулкадәр югарырак билгеләнә.

Яңа кагыйдәләр кертелгәндә пенсия хокуклары принциплары сакланып кала, кимүләргә бернинди юл куелмый.

"Пенсия калькуляторы"нда һәркем үзенең булачак пенсиясен якынча исәпли ала. Моның өчен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Россия Пенсия фонды идарәсе сайтына керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия билгеләүдә яңалыклар