Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Осталар биредә әзерләнә

Югары категорияле мастер Ришат Ибраһимов машина йөртү конкурсында катнашучы укучысына киңәшләрен бирә 89нчы һөнәр лицее - Азнакайда эшче кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты. Һөнәри белемне биредә базар икътисады шартларына ярашлы, заман таләпләренә туры килешле итеп бирәләр. Укучыларның һөнәри һәм иҗади үсешләрен камилләштерүдә осталык конкурслары ярдәмгә килә. Мондый ярышлар теориядән алган...

Югары категорияле мастер Ришат Ибраһимов машина йөртү конкурсында катнашучы укучысына киңәшләрен бирә

89нчы һөнәр лицее - Азнакайда эшче кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты. Һөнәри белемне биредә базар икътисады шартларына ярашлы, заман таләпләренә туры килешле итеп бирәләр. Укучыларның һөнәри һәм иҗади үсешләрен камилләштерүдә осталык конкурслары ярдәмгә килә. Мондый ярышлар теориядән алган белемне практикада беренче тапкыр кулланганда туа торган психологик киеренкелекне киметә, үз көчеңә ышаныч тудыра.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан лицейда автомобильчеләр ункөнлеге игълан иткән булганнар. Моның үзенчәлекле сәбәбе дә бар. Чөнки биредәге машина йөртүчеләр әзерли торган алты төркемдә 180гә якын укучы укый. Курсантлар, сыйныф җитәкчеләре һәм производствога өйрәтү мастерлары җитәкчелегендә, бу чарага бик җитди әзерләнгәннәр. Декадага багышлап һәр төркем үзенең стена газетасын чыгарган, аны яклаган. Мастерлар Ришат Ибраһимов, Марат Дусаев, Илмир Нуркаев, Радик Гыйниятуллин шәһәрнең автотранспорт предприятиеләре, илдә автомобиль сәнәгате үсеше, юл билгеләре тарихы һәм башка темаларга укучылар алдында махсус лекцияләр уздырганнар. Болардан тыш мастер Ришат Ибраһимов, лицейның иң тәҗрибәле педагогларының берсе, юл хәрәкәте кагыйдәләре укытучысы Данил Әхмәтов ачык дәресләр бирүне оештырып җибәргәннәр. Аларга яшь коллегалары да кушылган.

Автотранспорт чаралары төзелеше укытучысы, югары категорияле педагог Данил Исхаков өч төркем укучылары арасында "Автомобиль йөртүченең иҗади таланты" дигән исемдә шаяннар һәм тапкырлар конкурсы уздырган. Ярыш программасына озын юлга чыккан шофер өчен иң кирәкле күнекмәләр кертелгән. Шуның нигезендә укучылар алты этапта көч сынашкан. Булачак шоферларның автомобиль төзелеше, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре дә, ашарга пешерү, кеше белән аралашу, җырлау-бию сәләтләре дә сыналган.

...Автомобиль йөртүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы шушы зур чараның йомгагы булды. Анда, производствога өйрәтү мастерлары Равил Хәбибуллин, Илмир Нуркаев күзәтчелегендә, берьеллык төркемдә һәм өченче курста укучы 10 егет катнашты. Курсантлар, беренче чиратта, юл йөрү кагыйдәләре һәм автомобиль төзелеше буенча язмача имтихан тоттылар.

Ярышларның практик өлеше лицейның техника паркы ишек алдында узды. Егетләр биредә йөк машинасында һәм җиңел автомобильдә йөрү, төрле юл виражлары ясау буенча сынау уздылар.

...Ярышлар тәмам. Лицей мастерлары, укытучылар, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полиция капитаны Илдар Исхаков һәм юл күзәтчелеге буенча өлкән инспектор, полиция капитаны Равил Сәүбановтан торган жюри җиңүчеләрне билгели. Иң күп балл җыеп, беренче урынга 213нче төркемнән Илмас Баһауов лаек булды. Альберт Харисов (293нче төр.) икенче, Илмир Зиннәтуллин (213нче төр.) өченче урынга чыкты.

Конкурска йомгак ясаганда 89нчы һөнәр лицее методисты Алсу Шакирҗанова мондый ярышларның теория белән практика арасындагы бәйләнешне тәэмин итүен, укучыларда һөнәри мөстәкыйльлек, үз эшләренә карата җаваплы караш тәрбияләүдә мөһим алым булуын билгеләде.

-Без үзебезнең укучыларны район хезмәт базары таләпләренә җавап бирерлек итеп, профессиональ дәрәҗәдә укытып һәм өйрәтеп чыгарабыз, - диде ул. - Эшче һөнәренә, бигрәк тә яхшы белгечкә, кытлык бер вакытта да бетмәячәк.

Наил Маликов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев