Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олимпиадаларда җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районы башлыгы гранты тапшырылды

Олимпиадаларда җиңүчеләргә грант тапшырылды Төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар алган 11 укучы 21 майда муниципаль район башлыгы гранты белән бүләкләнде. Әлеге чара районыбызда уникенче елын үткәрелә. -Сез районыбыз данын республика күләмендә лаеклы якладыгыз. Без сезнең белән чын-чынлап горурланабыз! Укыгыз, тырышыгыз, районга тирәнтен белемле белгечләр кирәк, - дип Марсель...

Олимпиадаларда җиңүчеләргә грант тапшырылды

Төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар алган 11 укучы 21 майда муниципаль район башлыгы гранты белән бүләкләнде. Әлеге чара районыбызда уникенче елын үткәрелә.

-Сез районыбыз данын республика күләмендә лаеклы якладыгыз. Без сезнең белән чын-чынлап горурланабыз! Укыгыз, тырышыгыз, районга тирәнтен белемле белгечләр кирәк, - дип Марсель Шәйдуллин призерларга алга таба да уңышлар теләде. Шулай ук яхшы тәрбия һәм белем биргән өчен ата-аналарга, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җиңүчеләр арасында иң яше - 6 нчы сыйныфлар арасында математика буенча республика олимпиадасында призлы урын алган Азнакай 3 нче урта мәктәбе укучысы Рөстәм Мотыйгуллин.

-Хакимият тарафыннан балаларыбызга шундый игътибар күрсәтелүгә шатбыз. Бу аларга тагын да зуррак җиңүләргә этәргеч бирә, - ди Рөстәмнең әти-әнисе Рамил һәм Альбина Мотыйгуллиннар.

Соңыннан муниципаль район башлыгы укучылар белән чәй өстәле артында аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Яшь буынны районыбызның киләчәге, эш белән тәэмин итү, мәктәпләрнең матди һәм техник базасын яхшырту кебек мәсьәләләр кызыксындырды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиадаларда җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районы башлыгы гранты тапшырылды