Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Очар канатларың булса...

Узган атнада Чатыр тауда Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган парапланда очу буенча ярышлар үтте. Ярышларда Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Зәй, Азнакай, Баулы, Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән 23 спортчы катнашты. Казан шәһәреннән баш хөкемдар Р.Туйкин ярышларның төп шартлары белән таныштырды. Ераклыкка очу буенча Альберт Хуҗеев (Баулы) - беренче урынга чыкты. Рөстәм Мәһдиев...

Узган атнада Чатыр тауда Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган парапланда очу буенча ярышлар үтте.

Ярышларда Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Зәй, Азнакай, Баулы, Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән 23 спортчы катнашты. Казан шәһәреннән баш хөкемдар Р.Туйкин ярышларның төп шартлары белән таныштырды.

Ераклыкка очу буенча Альберт Хуҗеев (Баулы) - беренче урынга чыкты. Рөстәм Мәһдиев (Азнакай) көмеш призга лаек булды, ә өчлекне Яр Чаллыдан Сергей Кондауров япты. Төгәллек буенча Айнур Ганиев (Туймазы) 1 нче урынга чыкты, Азнакайдан Данис Мусин көмеш призер, ә Сергей Кондауров бронза бүләккә лаек булды.

Альберт Хуҗеев, Сергей Кондауров, Рөстәм Мәһдиев ярыш нәтиҗәләре буенча абсолют чемпион булдылар.

18 яшькәчә спортчылар арасында төгәллек буенча 1нче урынны Азнакайдан Камил Шәмгулов алды.

Азнакайдагы 2 нче мәктәптән Рания Мәрданшина - «Җиңү ихтыяры өчен» һәм Аделия Мусина - «Иң яшь катнашучы» номинацияләрендә иганәчеләрнең махсус призларына лаек булдылар. Иң яхшы яшь спортчы булып Камил Шәмгулов (ПЛ-89) танылды.

Җиңел авиация Федерациясе Президенты, парапланда очу буенча спорт мастеры Владимир Чупарков мондый ярышларның республикада беренче тапкыр гына оештырылуын әйтте һәм бәйгегә югары бәя бирде. Ул биредәге шартларның Татарстан параплан спорты үзәге төзү өчен уңай булуын да ассызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев