Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьчеләр Азнакай балаларын сөендерде 

Бүген Азнакайдагы балалар паркы «Татнефть» компаниясе ярдәме белән танылган Диснейлендны хәтерләтә: ул үзенең матурлыгы һәм чисталыгы белән күпләрне шаккатыра.

Бу көннәрдә нефтьчеләр балаларны тагын куандырдылар. “Татнефть” балалар паркына, 9 нчы “Салават күпере” һәм 16 нчы “Әкият” балалар бакчаларына уен зоналары бүләк итте.

Авыр атынгычлар, карусель, автоматтан атарга мөмкин булган тир инде азнакайлылар күңелендә хатирәләр булып кына калды.

– Уен зоналарын куркынычсызлык нормалары һәм сыйфат стандартлары буенча агачтан ясыйбыз. Барысы да яшь категорияләренә туры китереп җиһазландырылган, — ди «Елховлес» өлкән мастеры Ильяс Шәйхуллин. – Без кечкенә азнакайлыларны гына түгел, гомумән, Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең барысын да сөендерәбез.

2006 елда балалар паркы реконструкциядән соң ачылды. Үз вакытында аны бергәләп төзеделәр – бу изге эшкә районның сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары да үз өлешләрен керттеләр.

Ул вакытта эшләрнең төп өлешен «Татнефть» компаниясе үз өстенә алды. Соңыннан паркка Татарстан Ресубликасының һәм Россия Федерациясенең Атказанган нефтьчесе, «Азнакайнефть» идарәсен җитәкләгән Раувель Ишкәев исеме бирелде.

– Кешеләрнең бәхетле, шатлык хисе белән тулы йөзләрен күрү – аеруча куанычлы. Шәһәребез төзекләнә, хәзер инде, иң мөһиме — нефтьчеләребез булдырганны саклап тоту. Чөнки барысы да үзебезнең халык өчен, барысы да район һәм шәһәр файдасына башкарыла, – диде Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Диана Харисова Азнакайга Җәлил бистәсеннән әнисе янына кунакка кайтып йөри.

– Бу паркка балалар белән ял итү һәм вакытны күңелле үткәрү өчен бик теләп киләбез, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. – Биредә ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Парк көннән-көн төзекләнә, матурлана, моның өчен нефтьчеләргә рәхмәт.

Күптән түгел капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачкан 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасын төзекләндерүдә дә нефтьчеләр ныклы ярдәм күрсәтте. Әлеге балалар бакчасына инде 37 яшь. Бу еллар эчендә җиһазлар да бик искергән. Бүген биредә нефтьчеләр ярдәме белән тәрәзәләр, керү ишеге алыштырылган, балалар төркемнәре һәм участоклар уен җиһазлары белән тәэмин ителгән.

– Коллектив, балалар һәм аларның әти-әниләре исеменнән «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәгановка, район башлыгы Марсель Шәйдуллинга һәм әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Без һәрберебезнең ярдәм кулын тоябыз һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез, — ди балалар бакчасы мөдире Альбина Сөнәгатова.

Шулай ук «Салават күпере» һәм «Әкият» балалар бакчаларында уен зоналары да урнаштырылды. Хәзер балалар рәхәтләнеп уйнау өчен менә дигән мөмкинлекләр барлыкка килда.

Реклама кысаларында

Лилия Баянова

Сергей Трусов һәм Лилия Баянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев