Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наркоманиягә каршы бердәм көрәшик!

12 ноябрьдән Бөтенроссия акциясе старт алды Наркоманиягә каршы бердәм көрәшик! Наркотикларны законсыз куллану очракларына тап булган татарстанлыларны (843) 274-31-03, 274-30-30, 273-43-45 һәм 8(85594) 4-22-50 (Бөгелмәдәге наркоконтроль), 7-33-99 (Яшьләр үзәге) телефоннары аша хәбәр итәргә чакырабыз. Сер түгел, наркотиклар куллану, тарату, саклауны барыбыз бердәм булганда, уртак көчләр белән генә җиңеп була. Күп...

12 ноябрьдән Бөтенроссия акциясе старт алды Наркоманиягә каршы бердәм көрәшик!

Наркотикларны законсыз куллану очракларына тап булган татарстанлыларны (843) 274-31-03, 274-30-30, 273-43-45 һәм 8(85594) 4-22-50 (Бөгелмәдәге наркоконтроль), 7-33-99 (Яшьләр үзәге) телефоннары аша хәбәр итәргә чакырабыз.
Сер түгел, наркотиклар куллану, тарату, саклауны барыбыз бердәм булганда, уртак көчләр белән генә җиңеп була. Күп очракта, куркуга бирешеп, кешеләр кая мөрәҗәгать итәргә, кирәкле мәгълүматны кемгә тапшырырга белми. Шуннан чыгып, наркоконтроль идарәсе ел саен "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит!" дигән акция уздыра. Аның төп максаты - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемаларына карата халыкның игътибарын җәлеп итү.
Акция кысаларында һәркем "кайнар линия" телефоннарына шалтыратып, файдалы мәгълүматны аноним рәвештә ФСКН һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә җиткерә ала. Моннан тыш, республикада яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны сә­ламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр оешмалары, дин әһелләренә дә бирә ала.
Хәбәрләрне шулай ук ФСКН идарәсенең интернет-кабул итү сайтында да калдырырга мөмкин: http://ufskn.tatar.ru.
Сезнең мәгълүмат бу дөньяны тагын да яхшырак итәр! Шалтыратыгыз, Сезне тыңларга әзерләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркоманиягђ каршы бердђм кљрђшик!