Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Моннан йолдызлар якынрак

Кызыксынучан эшмәкәр Мирсәлим Гатауллин чит төбәкләргә барганда бер генә яңалыкны да күз уңыннан ычкындырмый. - Нигә соң әле мондый әйбер Азнакайда юк? - дип уйлап куя ул үзалдына. Ә хыялны тормышка ашыру өчен бары тик теләк кенә кирәк. Теләгең игелекле, халык өчен кирәкле дә икән, тормышка аша да аша инде....

Кызыксынучан эшмәкәр Мирсәлим Гатауллин чит төбәкләргә барганда бер генә яңалыкны да күз уңыннан ычкындырмый. - Нигә соң әле мондый әйбер Азнакайда юк? - дип уйлап куя ул үзалдына. Ә хыялны тормышка ашыру өчен бары тик теләк кенә кирәк. Теләгең игелекле, халык өчен кирәкле дә икән, тормышка аша да аша инде. Мирсәлим Мирхәтим улы да нәкъ менә шундый: торган җирен тагын да матуррак, уңайлырак итү аның хыялы.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Эшмәкәр күбрәк халыкның буш вакытын, ялын оештыру белән кызыксына. Шулай берчак батутта сикерә-сикерә уйнаучы балаларны күреп ала. «Уйнасыннар әле рәхәтләнеп безнең Азнакай балалары да», - дип уйлый ул Киров якларыннан батут алып кайтканда. Хәзер аларда балалар рәхәтләнеп уйный. Бәясе дә юнь генә. Ә инде физик мөмкинлекләре чикле балаларның Сабан туенда аның аттракционнары бөтенләй бушка эшләде.
Озак еллар дәвамында мәктәптә военрук, картинг клубта тренер булып эшләгән эшмәкәр физкультура, спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш кертә. Кайбер кешеләр тизлек, адреналиннан башка яши алмый. Картинг, төрле автошоу, квадроциклда җилдерү нәкъ шундыйлар өчен инде. Кечкенәдән картинг белән шөгыльләнгән бала кыю, тәвәккәл булырга, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үсә. Үзләре үк ярышлар да үткәрәләр биредә. Анда тәрбияләнүчеләр арасында республика, Россия призерлары да бар.
«Гатауллин» шәхси предприятиесенең өлкәннәр өчен һәм балалар спорт-техник сәламәтләндерү ял базасы Сабантуй мәйданы янында тау башына урнашкан. Биредә нәкъ менә табигать белән бергә-бер калып, рәхәтләнеп ял итәргә була. Иңрәп ятучы Чатыр тавының гүзәл күренеше дә күз алдында. Бөтен ыгы-зыгысы, шау-шуы белән шәһәр тормышы кайдадыр еракта-еракта калган кебек. Күк йөзендә янучы бихисап йолдызлар да... син. Җәй көне җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга, я булмаса табигать белән хозурланырга була. Велосипедта, кыш көне чаңгыда чабучылар өчен дә махсус юллар бар.
Экстрим сөюче, машина җене кагылучыларга «Лидер Авто» җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов белән берлектә автошоулар оештырыла. Әлеге спорт ярышлары, бәйрәмнәрен оештыруда район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинның ныклы ярдәмен тоялар. Машиналарыннан төшмичә генә ачык һава астында фильм карарга яратучылар өчен автокинотеатр да бар биредә.
Ә кемнең ачык һавада онытылмаслык матур бәйрәм оештырасы килә? Рәхим ит! Пейнтбол, бөтен команданың бердәмлеге, дуслыгын сыный торган «бау тренингы» монда ял итәргә килүчеләрнең иң яраткан уеннары. Төрле юбилей, корпоратив, туйлар уза монда. Ди-джей, җырчылар катнашында төрле концерт, дискотекалар күңелдә онытылмас тәэсирләр калдыра. Мәктәпне тәмамлаучылар да чыгарылыш кичәләрен биредә үткәрүне үз иткәннәр. Еллар узгач та, классташлар тагы да биредә очрашуны хуп күрә. Аның бер кечкенә сере бар: укучылар, балалар, студентлар өчен түләү ташламалы шартларда. «Экономияләгән акчаларын башка кирәкле максатларда тотсыннар», - ди эшмәкәр.
Бу урынны күрше-тирә шәһәрләр дә үз итеп өлгергәннәр хәтта. Буш вакытларында эшмәкәр төрле шоу-бригадалар белән башка шәһәрләргә дә юл тота.
Мирсәлим Мирхәтим улы киләчәккә матур хыяллар белән яна. «Төп максат: кешеләргә аз гына чыгымнар белән ял итү өчен бөтен уңайлыкларны да тудыру», - ди ул. Киләчәктә биредә күп балалы гаиләләр микрорайоны булуын да исәпләп куйган ул. Хыялында - алар өчен ял паркы төзү.
- Килегез, күрегез, ял итегез! Без сезгә һәрчак шат! - ди киң күңелле, кунакчыл эшмәкәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моннан йолдызлар якынрак