Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөҗиповлар гаиләсе Президент янында булды

Һәр елны Казан Кремлендә республикабызның иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү үткәрелә.

 Матур традиция буенча, Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханымның гаиләләр белән очрашуы Республика көне алдыннан үтте һәм анда иллегә якын гаилә катнашты. Нигездә алар күпбалалы әти-әниләр иде.

–Сез – җаваплы, ныклы гаиләнең үрнәк әти-әниләре, – диде Президентыбыз аларны сәламләү сүзендә.

 Тантанада безнең районнан ун бала үстергән Фирдания һәм  Әмиргали Мөҗиповлар катнашты.

 Бүләк авылында үз шатлык-куанычларын кичереп, борчу-мәшәкатьләрен хәл итеп гадәти тормыш агымында гомер итүче ипле, тату гаилә алар.

Фирдания Харас кызы Әсәй авылында туып үскән. Ике училище тәмамлап, 1983 елдан бораулау эшләре идарәсендә аш-су остасы булып хезмәт куя. Әмиргали Сәгыйр улы Бүләк авылында механизатор, бригадир булып эшли. Тормыш сикәлтәләрен үтеп сыналган бу ике йөрәк 1986 елда танышып, өйләнешәләр. Ир белән хатын бер-берен сөйгән, хөрмәт иткән гаиләдә 8 бала (7 малай һәм бер кыз) үсә. Фирдания Харас кызы авылда 17 ел мәдәният йортын җитәкли, бер үк вакытта почтальон хезмәтен дә башкара. Бар яклап үрнәк әни, авылдашлары хөрмәтенә ия ханым 2016 елда “Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә җиңү дә яулады.

 Олы уллары Илмир әтисе юлыннан китеп, “Корбанов И.В.” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор, Илзир, Ринат, Айрат Яңа Уренгойда яшәп, газ сәнәгатендә эшлиләр. Илнур туган ягында нефть тармагында машина йөртүче, Раил автомобиль юллары идарәсендә тракторчы. Кызлары Гөлнур “Майский” теплица хуҗалыгында мастер. Аларның һәммәсе үз гаиләсе белән үзләре торгызган нигезләрдә яшәп, 2 - 3 әр бала үстерәләр.

 2013 елда Мөҗиповлар гаиләсе тәрбиягә ике сабый – Анастасия һәм Вадим Пенкиннарны ала. Икесе дә Сарлы мәктәбенең алдынгы укучылары, иҗтимагый активистлары. Мал-туар, кош-кортлар асралган гаиләдә эшкә өйрәнеп, әти-әнидән яхшы тәрбия һәм үрнәк алып үсәләр. Гаиләдә әхлакый тәрбиягә, физкультура һәм спортка зур әһәмият бирелә.

 Әнә шулай илгә лаеклы гражданнар үстергән, яшәешләре белән һәр яклап үрнәк булган гаилә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханымның кабул итүендә олы хөрмәт казандылар.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев