Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөслим авылында Сабантуйлар гөрлөде

Соңгы вакытта агросәнәгать формацияләренең үзләре хуҗалык итә торган муниципаль җир биләмәләрендәге кече авылларда Сабан туйлары уздыруы алыштыргысыз бер традициягә әйләнде. Бу, үз чиратында, халыкның гасырлардан килгән милли йолалары бишеге булган авылны саклап калу, әлеге җирлекнең әһәмиятен тану һәм таныту, анда яшәүче, гомерләрен җиргә багышлаган хезмәт кешесен хөрмәт итү, олылау билгесе...

Соңгы вакытта агросәнәгать формацияләренең үзләре хуҗалык итә торган муниципаль җир биләмәләрендәге кече авылларда Сабан туйлары уздыруы алыштыргысыз бер традициягә әйләнде.
Бу, үз чиратында, халыкның гасырлардан килгән милли йолалары бишеге булган авылны саклап калу, әлеге җирлекнең әһәмиятен тану һәм таныту, анда яшәүче, гомерләрен җиргә багышлаган хезмәт кешесен хөрмәт итү, олылау билгесе дә.
Шундый бәйгеләрнең чираттагысы 12 июнь көнне Урсай авыл җирлегенә кергән, җирле халык тарафыннан яратып "Мишәр" дип йөртелгән Мөслим авылында узды. Аңа нигезне моннан биш ел элек - ул вакытта шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, аннан соң үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган шушы авыл егете, көрәшчеләр нәселе дәвамчысы Фәнүс Кәримов салган иде. Шуннан алып һәр ел саен авылдашларына ул бәйрәм ясый. Бүгенге көндә "Кәримов КФХсы", элекке "Урсай" җәмгыятен үз эченә алып, район күләмендәге җитди агросәнәгать предприятиесе булып җитлекте - быелның биш ае күрсәткечләре буенча мөстәкыйль хуҗалыклар арасында беренче урынны яулады һәм "ВАЗ" автомобиленә лаек булды.
...Сабан туе байрагы күтәрелгәннән соң бәйгенең тантаналы өлеше башланып китте. Мөслимлеләрне Азнакай район Советы рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутатлар корпусы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тәбрикләде. Ул биш һәм аннан артык сыер асраучы шәхси хуҗалык вәкилләренә саву аппараты алу өчен сертификатлар тапшырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов "Кәримов" КФХсы, шул исәптән аның Мөслим бүлекчәсе уңганнары эшенә югары бәя бирде. Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов чыгышы да күтәренке рухта булды. КФХ җитәкчесе Фәнүс Кәримов һәм элеккеге "Урсай" колхозына (җәмгыятенә) кырык ел, аны җитәкләүгә ярты гомерен багышлаган, бүгенге көндә җирлектә игенчелек буенча шәхси эшмәкәрлек итүче Равил Бакиров авылдашларына алга таба да уңышлар теләде, бүлекчә алдынгыларын акчалата бүләкләде. Ә Фәнүс Рәис улы, район башлыгы тарафыннан хуҗалыкка бүләк ителгән автомобильне, тантанага килүчеләрнең көчле алкышлары астында, бөтен яшәешен иген үстерүгә багышлаган ветеран - лаеклы ялда булуына да карамастан баш агроном хезмәтен уңышлы дәвам итүче Баязит Гәрәевка вазифасы буенча файдалануга бирде.
Сабан туен атлар чабышыннан, милли көрәштән, йөгерүдән, чүлмәк ватудан, туры баганага менүдән, капчык сугышыннан, җыр-биюләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Әмма халыкның игътибарын үзенә иң җәлеп иткәне юртаклар, чабышкылар ярышы булгандыр, мөгаен. Мөслимлеләрне милли бәйрәм белән котларга килгән кунаклар да әлеге манзарадан битараф кала алмады. Ә "Марс", "Туйкә", "Тукай" ҖЧҖ директорлары Рамил Зарипов, Азат Гыйльманов, Гаптеләхәт Рафиков чабышта катнашучы җайдакларга шәхси призларын алып килгәннәр иде....
Бәйге көн кичкә авышканчыга кадәр дәвам итте.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мљслим авылында Сабантуйлар гљрлљде