Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпкә яшьләр килә

Сишәмбе, 15 майда, мәгълүмати-методик үзәктә яшь педагоглар фестивале узды. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бер елдан алып 3 елга кадәр эшләүче педагоглар бу көнне ел дәвамында алган тәэсирләре һәм эш нәтиҗәләре белән уртаклашты. Айзәрә Сәлахова үзе тәрбияләнгән шәһәребезнең 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасында эшли. -Бу ел мине балаларның елмаюы белән каршы алды....

Сишәмбе, 15 майда, мәгълүмати-методик үзәктә яшь педагоглар фестивале узды.

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бер елдан алып 3 елга кадәр эшләүче педагоглар бу көнне ел дәвамында алган тәэсирләре һәм эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Айзәрә Сәлахова үзе тәрбияләнгән шәһәребезнең 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасында эшли.

-Бу ел мине балаларның елмаюы белән каршы алды. Остазларым, ата-аналар ярдәме белән мин аларны аңларга өйрәндем. Тәрбияче һөнәрен сайлаганга һич тә үкенмим, балаларны яратам, - ди ул.

Яшь белгечләр арасында егетләрнең булуы да сөендерә. 8 нче мәктәптә Денис Вәлиевне җылы каршы алганнар. Ул биредә инглиз теле укыта һәм 7 нче кадет классы җитәкчесе.

-Мәктәпкә ир-егет педагоглар бик кирәк. Денистан уңдык, ул укучыларны техник түгәрәккә тартты, төрле спорт чаралары оештыра, аңа зур өметләр баглыйбыз, - ди остазы Гөлнур Гафурова.

5 нче мәктәптә тарих укытучысы Илдар Шәрифуллин, 7 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Рәсим Харрасов, Әлкәй мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме һәм география укытучысы Илдус Мәйлүнов та укучылар белән эшләү авыр, әмма кызыклы диделәр. Үзләрен читтән күрергә, хаталар өстендә эшләргә өйрәнгәннәр.

Үзәк директоры Лилия Әхмәдишина, психолог, яшь педагоглар кураторы Асия Хөсәенова, яшь педагогларның район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Якупова, районның яшь педагоглар "Энергия" ассоциациясе җитәкчесе Ленар Хәйруллинның киңәшләре дә читтә калмас. Мондый фестиваль районыбызда инде өченче елын үткәрелә.

Лилия Мөгамбәр кызы педагоглар алдындагы үсеш мөмкинлекләре хакында сөйләп, төрле конкурсларда, грантларда катнашырга чакырды. Мәсәлән, Актүбә 2 нче мәктәбеннән Фирүзә Кашапова 2011 елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантын откан. Ул мәктәптә өченче елын эшли, әнисе юлын дәвам итә.

-Укытучы - ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, - диде Л.Әхмәдишина һәм бүген яшь белгечләргә педагог күзлегеннән генә түгел, ә әни буларак та бәя бирүен билгеләп үтте.

Чыннан да күпчелек яшьләрнең үз һөнәрен инде яратып өлгергәнлеге, эшкә күңеле ятканлыгы, сәләте, максаты чагылып тора. Бу очрашу аларга тагын да ышаныч өстәр һәм яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итәр.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев