Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милләтнең тугры кызы

Безнең буын - милли аңлылык, патриотлык хисләре белән әти-әниләребез, мөгаллимнәребезнең җан җылысы аша кечкенәдән сугарылган буын. Бөек Тукайның гаҗәеп "теле"нә, Җәлилнең батыр йөрәклелегенә, ак яулыклы әбиләребезнең гореф-гадәтләренә сокланып үстек. Һәм бу хисләр гомеребез буена озата килә. Мин чордашым Фәридә Шәйхелисламованы да нәкъ менә шул-зыялылык, милләткә тугрылык сыйфатларыннан танып беләм. 2007...

Безнең буын - милли аңлылык, патриотлык хисләре белән әти-әниләребез, мөгаллимнәребезнең җан җылысы аша кечкенәдән сугарылган буын. Бөек Тукайның гаҗәеп "теле"нә, Җәлилнең батыр йөрәклелегенә, ак яулыклы әбиләребезнең гореф-гадәтләренә сокланып үстек. Һәм бу хисләр гомеребез буена озата килә.

Мин чордашым Фәридә Шәйхелисламованы да нәкъ менә шул-зыялылык, милләткә тугрылык сыйфатларыннан танып беләм. 2007 елда ул Бөтендөнья татар конгрессының IV съездына делегат итеп сайланды. Шул елдан алып 2011 елга кадәр Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Азнакай бүлекчәсен җитәкләде, хәзер дә аның актив әгъзаларының берсе. Фәридә Зөфәр кызы милли мәдәниятны, йолаларны саклау һәм үстерүдә башлап йөрүче. Әдәби-тематик кичәләр әзерләү, якташ язучыларыбыз белән очрашулар үткәрү, Ана теле көнен, Муса Җәлил, Габдулла Тукайны искә алу чараларын үткәрүдә актив катнаша, аларны үзе оештыра да. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ул милли кыйммәтләребезне саклауга багышланган төбәк-ара фәнни-гаммәви конференцияләрдә дә еш чыгыш ясый.

Фәридә Зөфәр кызы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының V Бөтенроссия съезды, Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган Бөтенроссия туган тел форумы делегаты.

Әлеге мөһим чаралардан кайткан саен ул "Маяк" газетасына алар хакында язмалар биреп килә. Бөтендөнья татар конгрессы хакында эчтәлекле, үзенчәлекле, телебезне, милли кыйммәтләребезне саклау турында мәкаләләрен райондашларыбыз игътибарсыз калдырмый, йотлыгып укый, фикерләре белән газета битләрендә дә уртаклаша. Хәер, тәҗрибәле педагог матбугатны эшчәнлегендә дә нәтиҗәле файдалана. Аның тәрбия, әхлак темасына язмаларында тирәнтен анализ, алдынгы карашлы фикер чагылыр. Республикада басылган методик әсбапларга, фәнни-практик конференция тупланмаларына һәм "Татнефть" ААҖнең хәйрия фонды чыгарган "Сәләтле балалар" җыентыгына да аның эшләнмәләре шактый кертелгән.

Педагогик эшчәнлеген ул туган авылы Югары Стәрледә өлкән пионервожатый булып башлый. Аннары сигез ел Азнакай шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе буларак тәҗрибә туплый. Ә инде 1990 елдан шәһәребезнең 2нче урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Рус телендә белем алучы балаларга ана телен сеңдерү, иркен аралашырга өйрәтү, инша- иҗади биремнәр аша аның гаҗәеп байлыгын таныту, дәресләрдә компьютер технологияләрен уңышлы куллану аңа балаларда туган тел белән кызыксыну уяту, алай гына да түгел, район, республика олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә югары уңышларга ирешү, эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирә. Дәресләрендә телне башка фәннәр белән бәйләп, милли нәкышләр өстәп, сәнгать, музыка материалларын да үтемле файдалануы аерым игътибарга лаек. Һәр балада шәхес күрү, алар күңеленә юл таба белү, әхлакый үсешкә өстенлек бирү укытучының иң күркәм сыйфатларыннан берсе. Хәер, алар Фәридәгә әнисе - гомер буе Стәрле мәктәбендә балаларга белем биргән Гөлсинә Шәймәрдановадан да күчкәндер.

Тырыш хезмәтнең бәясе дә югары - Фәридә Шәйхелисламова мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен күкрәк билгесенә, ТР фән һәм мәгариф министрлыгының, район мәгариф идарәсенең күпсанлы Мактау грамоталарына, дипломнарына, сертификатларга ия. Республиканың мәгариф өлкәсенә керткән өлеше, сәләтле яшьләрне ачу, яклауда куйган тырышлыгы өчен аңа узган ел ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм "АИКБ" Татфондбанк" ААҖ директорлар шурасының Рәхмәт хаты, ә быел Һади Атласи исемендәге хәйрия фондының "Фидакарь укытучы" таныклыгы тапшырылды.

Татар хатын-кызларына хас тыйнаклыгы, сабырлыгы сирпелеп торган Фәридә Шәйхелисламова гаиләсендә дә бар яклап уңган. Ире Гайсә белән ике бала үстерделәр. Илнур белән Гүзәл икесе дә югары белем алып, хәзер инде үз гаиләләре белән яшиләр, әти-әнисен оныклар белән дә куандырдылар. Милли кыйммәтләргә тугры гаиләдә әби-бабай үрнәгендә инде яңа буын үсеп килә.

Лиза Нур

Фәридә Шәйхелисламованы гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз һәм аңа чиксез шатлыклар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин-бәрәкәтле тормыш телибез!

Ире Гайсә, балалары, килене, кияве, оныклары һәм барча туганнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев