Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миллионнары булса, азнакайлылар нинди эш ачар иде икөн?

Хәзер хөкүмәтнең игътибары кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтелгән. Миллионнары булса, азнакайлылар нинди эш ачар иде икөн? Чираттагы сораштыруыбыз әлеге хакта. Алмаз, 21 яшь: - Мин машиналар яратам, һөнәрем дә - автомеханик. Миллионнарым булса, автосервис ачар идем. Гөлназ, 40 яшь: - Ап-ак туй күлмәге кигән кәләштән дә матуррагы бармы икән?...

Хәзер хөкүмәтнең игътибары кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтелгән. Миллионнары булса, азнакайлылар нинди эш ачар иде икөн? Чираттагы сораштыруыбыз әлеге хакта.

Алмаз, 21 яшь:

- Мин машиналар яратам, һөнәрем дә - автомеханик. Миллионнарым булса, автосервис ачар идем.

Гөлназ, 40 яшь:

- Ап-ак туй күлмәге кигән кәләштән дә матуррагы бармы икән? Мин туй салоны турында хыялланып яшим. Ул кәләшне дә, кияүне дә баштан-аяк тормышларындагы олы вакыйгага әзерләү урыны булыр иде.

Рамил, 35 яшь:

- Шәһәрдә яшәсәм дә, авылны бик яратам. Ферма ачып, терлекчелек белән шөгыльләнер идем. Хәзер сөт һәм ит бик табышлы тармак.

Лилия, 19 яшь:

- Кечкенәдән курчакларымның, үсә төшкәч дус кызларымның чәчен матурларга ярата идем. Шуңа күрә парикмахер һөнәрен сайладым. Кайчан да булса үз салонымны ачу турында хыялланам.

Фирдүс, 47 яшь:

- Үз эшең булу әйбәттер инде ул анысы, әмма зур җаваплылык сорый, чөнки барысын да үзеңә хәл итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә миллионнарым булса да, бизнеска тыгылмас идем, миңа хөкүмәт эше кулайрак.

Илдар, 27 яшь:

- Безнең якта таулар бик матур. Туристларны җәлеп итәрлек спорт-ял комплексы ачар идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миллионнары булса, азнакайлылар нинди эш ачар иде икөн?