Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" сезнең хатларны укыды

Элек-электән редакция почтасы хатлар белән тулып торды. Замананы ни генә дип атасак та, кешеләрнең район газетасы белән аралашу, хис-кичерешләрен, гозерләрен белдерү теләге элеккечә үк яши, ике арадагы элемтә шулай ук нык, шөкер, почтабыз хатлар белән тулып тора. Хәзер инде аңа электрон почта да өстәлеп, бу элемтә тагын да җайлана, араларыбыз...

Элек-электән редакция почтасы хатлар белән тулып торды. Замананы ни генә дип атасак та, кешеләрнең район газетасы белән аралашу, хис-кичерешләрен, гозерләрен белдерү теләге элеккечә үк яши, ике арадагы элемтә шулай ук нык, шөкер, почтабыз хатлар белән тулып тора. Хәзер инде аңа электрон почта да өстәлеп, бу элемтә тагын да җайлана, араларыбыз һаман саен якыная бара.

Бу елга чыккач кына да почтага дистәләгән хат-хәбәр килеп, аларның аеруча мөһим саналганнарын шунда ук газетабыз битләрендә урнаштыра килдек. Арада шәхси характерда, аерым кешеләргә аталганнары, үткәрелгән чаралар турында бөртекләп язылганнары да шактый очрый. Инде менә бүген аларына тукталып китәрбез.


"... Мин Мөслим районы Әмәкәй авылында туып, үзебез белән уйнап үскән Галия Бәхтиеваны эзлим, - дип яза "Маяк" газетасы редакциясенә Азнакайда яшәүче Идия Хәмбалова-Абдуллина. - Әнисе икенче баласын тапканда үлә, әбисе дә гүр иясе булгач, аны Актаныш районы Әлем авылына балалар йортына тапшыралар. Бераздан Такталачык авылына күчерелә. Бик озак эзләгәч, аның Бөгелмә кооператив училищесында укып чыгып, Азнакайдагы өченче кибеттә сатучы булып эшләгәнен белдем. Бәлки Галия Азнакайда төпләнеп калгандыр? Аны белүчеләр булмас микән, бәлки үзе мине "танып", хәбәр салыр? Бик көтәм." Газета укучыбыз телефонын да язган. Без дә Галия ханым турында хәбәр көтеп калабыз.


Азнакай ПАТПсы ветераннар советы рәисе Фирдәвес Мостаев актив хәбәрчеләребезнең берсе. Ул бу юлы да ветераннар тормышын бәян итеп, үзләрендә узган шахмат-шашка ярышлары турында язган. Спорт бәйгесендә Атлас Зәйнуллин, Фоат Харисов, Насих Абдуллин җиңү яулаганнар.


Җылы сүз - җан азыгы, дигәннәр. Ә инде бу җылылык җитәкчеләрдән дә бөркелә икән, ике арада бернинди аңлашылмаучылыкка урын калмый, бер-береңә яхшылык кына эшлисе килеп тора. Якты Күл авылыннан А. Латыйпова Кәкре Елга авыл биләмәсе башлыгы Р.Зариповның авыл халкына әнә шулай игътибарлы булуын язган. "Бик игелекле, төпле киңәшче", - дип тә өстәгән.


Танылган шагыйрәбез, "Маяк" газетасы журналисты Нәсимә Фазлыева белән Әгерҗедә узган очрашу авылдашларында матур тәэсирләр калдырган. "Кичә безне кабаттан сабый чагыбызга алып кайтты. Шагыйрәнең "Иң матур рәсем" китабына кертелгән шаян, кызыклы шигырьләре хәтта өлкәннәрне дә елмаерга мәҗбүр итте", - дип хәбәр итә Сәрия Закирова.


Халкыбызның данлыклы улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулган көннәрдә Илбәк башлангыч мәктәбе укучылары Җәлил бистәсендәге "Хезмәт даны" музеенда булып кайтканнар. Сәяхәттән алган кичереш-тәэсирләре "Маяк"ның бер санына гына да сыеп бетмәле түгел. Шунда ук мәктәптә "Кышкы Олимпия уеннары - 2014"кә багышлап уздырылган спорт чаралары турында да бик "тәмләп" язып җибәргәннәр. Афәрин, әнә шулай гөрләшеп, спорт белән дуслыкта, сәфәрләргә чыгып, күңелле, сәламәт яшәгез, дуслар!


Районның төбәкне өйрәнү музее белән берлектә шәһәребезнең 5 нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышы, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу узган. Бу хакта музейның фәнни хезмәткәре Гөлфия Мостафина хәбәр итә. Бөек Ватан сугышы ветераны Зыятдин Шәрәпов, отставкадагы полиция майоры Нурулла Гобәйдуллин, хәрби комиссариат вәкиле Рушан Йосыпов, эчке эшләр бүлеге майоры Әсгать Баһауов, ветеран укытучы Флера Шиһапова чыгышларын укучылар бик яратып тыңлаган.


Көнкүрештә булсынмы, социаль, медицина һәм башка өлкәләрдә хезмәт күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерелгән хатлар, инде күп тапкырлар мондый эчтәлектәге хатларның түләүле булуы турында аңлатып язсак та, әле дә килә торалар. Сөендектән Рәхимә Харрасова, Азнакайдан Ләбиб Зәйдуллин, Сирена һәм Фәһим Таҗиевлар, Рәфига Хикмәтуллина районыбызның медицина өлкәсендә эшләүче шәфкать ияләренә бик рәхмәтле булуларын җиткерәләр.

Актүбә бистәсеннән Аверьяновлар гаиләсе Чалпы тернәкләндерү үзәгендә яхшы кабул итүләре турында язса, ветеран нефтьчеләр исеменнән Леонид Юмартов үзләре эшләп лаеклы ялга чыккан "Азнакайнефть" идарәсендә күрсәтелгән игътибар-кайгырту турында бәян иткән. Шәйхетдинов урамындагы 3 нче йортта яшәүче Рәфис Ханнанов йортка капиталь ремонт үтеп, хәзер фатирларда да, подъездларда да җылы, чиста, уңайлы булуы турында язып җибәргән.


Менә шулай, җәмәгать, һәр хатта - тормыш сулышы, эчкерсез хисләр. Аларны игътибарсыз калдыру, күреп торасыз, мөмкин түгел. Киләчәктә дә элемтәдә булыйк, аралашып торыйк, сездән яңалык-хәбәрләр, проблемалар күтәреп тәкъдим-фикерләр дә әйтелгән, яшәешебез, әхлагыбыз турында кызыклы язмалар көтеп калабыз.


Хатларны Лиза Нурлыева укыды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" сезнең хатларны укыды