Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк»– сердәшче, киңәшче, якын дус!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2012 елның икенче яртыеллыгына «Маяк» газетасына язылу тәмамланып килә. Хәзер мәгълүмат чараларын сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Шулай да район газетасы үзенчәлекле. Район тормышындагы барлык яңалыклар, вакыйгалар белән бары тик «Маяк» газетасыннан гына укып танышырга мөмкин. Район газетасы - иң якын туганың кебек, гади, аңлаешлы, үзәктәгесен өздереп...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

2012 елның икенче яртыеллыгына «Маяк» газетасына язылу тәмамланып килә.

Хәзер мәгълүмат чараларын сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Шулай да район газетасы үзенчәлекле. Район тормышындагы барлык яңалыклар, вакыйгалар белән бары тик «Маяк» газетасыннан гына укып танышырга мөмкин. Район газетасы - иң якын туганың кебек, гади, аңлаешлы, үзәктәгесен өздереп әйтә, киңәшен бирә.

Тормыш катлаулы, барысын да аңлап, төшенеп бетүе дә бик кыен. Менә шундый чакта, заман алга төрле сораулар, авыр сынаулар куйганда без бергә булырга, аларга җавапны, чишү юлларын бергәләп табарга тырышыйк.

«Маяк» газетасында Сез көндәлек киңәш-табыштан алып, төрле өлкәдә яңалыклар белән таныша аласыз.

Безнең күбебез шушы җирдә туган, шунда хезмәт куйган. Кайсы гына гаиләне алма, аның бабасы, әтисе, әбисеме... турында бердәнбер район газетасында истәлекле язмалар, фотосурәтләр урнаштырылмый калмаган. Кайбер райондашларыбыз үзләренең нәсел агачына, хезмәт юлына кагылышлы мәкаләләр, сурәтләрне, грамота, бүләкләүләр турындагы мәгълүматларны җыеп, истәлекле альбомнар төзиләр, гаилә тарихын булдыралар. Балалар, онык-оныкчыкларга менә дигән истәлек, әби-бабалары турында мәгълүмат калдыралар. Ә бит күп райондашларыбыз хакында балалар бакчасыннан, мәктәп елларыннан ук хәтсез мәкаләләр басылып килә.

«Маяк» газетасы аша күпме якташларыбыз дусларын, сабакташларын тапты, сугышта һәлак булган әтиләре турында хәбәрләр алдылар. Бу уңайдан «Маяк» күпме рәхмәтләргә ия булды.

Безгә һәр укучыбыз кадерле. Сезнең сораулар, үтенечләр, тәкъдимнәр һәрчак игътибар үзәгендә. Укучы һәм газета бергә булса, тормыш диңгезендә туры юлны бергәләп табарбыз. «Маяк» газетасы чып-чын маягыгыз булыр.

Әгәр өйләрегезгә киләсе яртыеллыкта да «Маяк» газетасы килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз! Аңа матбугат таратучылар аша да язылырга мөмкин. Үзара аңлашып, аралашып яшик, хөрмәтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев