Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матурлык дөньясына тарта

Һәрбер авылда рухи байлыгыбыз - китаплар саклана торган китапханә бар. Ә ул байлыктан ничек файдалануыбыз китапханәчегә бәйле. Бу мәсьәләдә урсайлылар бик бәхетле. Китапханә белән үз эшен яхшы белүче киң күңелле Флүзә Мөнихова җитәкчелек итә. Ул укучыларны даими рәвештә яңа китаплар, басмалар белән таныштырып килә. Биредә без һәрчак үзебезгә кирәкле китапны...

Һәрбер авылда рухи байлыгыбыз - китаплар саклана торган китапханә бар. Ә ул байлыктан ничек файдалануыбыз китапханәчегә бәйле. Бу мәсьәләдә урсайлылар бик бәхетле. Китапханә белән үз эшен яхшы белүче киң күңелле Флүзә Мөнихова җитәкчелек итә.

Ул укучыларны даими рәвештә яңа китаплар, басмалар белән таныштырып килә. Биредә без һәрчак үзебезгә кирәкле китапны җиңел генә табып алабыз. Булмаса, китапханәче Азнакайдагы үзәк китапханәгә заказ биреп кайтарта. Озак еллар биредә эшләү чорында кемне нинди әдәбият кызыксындырганын белеп бетергән ул.

Авылдашлар Флүзә Фәнис кызының әледән-әле яңа китаплар күргәзмәсе оештыруына күнеккәннәр. Бизәлеше һәм эчтәлеге белән әллә кайдан ук үзенә тартып торган ул күргәзмәләрдән нинди дә булса китапны алып укыйсы гына килеп тора.

Ә китапханәдә һәрчак чиста, матур, кая карама гөлләр үсеп утыра.

Укучыларны да сөенеп якты йөз, тәмле тел белән каршы ала.

Хәзер яшьләрне интернет дөньясы ныграк кызыксындыра. Анда хәзер китапханәдә дә «утырырга» мөмкин. Теләгән китабыңны табасың да интернет-китапханә аша гына укыйсың. Ф. Мөнихова китапка мәхәббәт, аңа сак караш тәрбияли. Китаплар аша яшьләрне матурлык дөньясына тарта.

Төрле матур кичәләр, очрашулар оештырырга да вакыт таба. Мәдәният йортында узган бөтен чараларда да ул иң актив катнашучы.

Урсай авылында яшәүчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев