Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матур йолалар яңара

Кичә Таллы Бүләк АХҖКда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. - Районда мондый бәйге 8 ел элек үткән. Бүгенге көндә язгы кыр эшләре тәмамланды, моның өчен авыл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә дә рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин. Традиция буенча, бәйге байрак күтәрүдән башланып китте. Андый мактаулы хокук «АФ «Азнакай»...

Кичә Таллы Бүләк АХҖКда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте.

- Районда мондый бәйге 8 ел элек үткән. Бүгенге көндә язгы кыр эшләре тәмамланды, моның өчен авыл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә дә рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин.

Традиция буенча, бәйге байрак күтәрүдән башланып китте. Андый мактаулы хокук «АФ «Азнакай» ҖЧҖнең алдынгы механизаторы Дамир Хөсәинов һәм бәйгенең иң яшь катнашучысы 89нчы һөнәри лицей студенты Ленар Хөснуллинга бирелде.

Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм җирне каплатмыйча эшкәртүдә көч сынаштылар. Биредә вакыт та, башкарылган эшнең сыйфаты да исәпкә алынды. Механизаторлар бер үк вакытта старт алдылар. 21 катнашучының барысы өчен дә бер үк шартлар тудырылды.

Бәйге барыбыз да яраткан Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. Тәмле әбәттән соң, сабанчыларга армрестлинг, гер күтәрү кебек спорт ярышларында да көч сынашырга мөмкин булды. Механизаторлар командаларга бүленеп аркан тартыштылар. Хуҗалар -таллыбүләклеләр спортта иң көчле команда булып танылды, «АФ «Азнакай» ҖЧҖ спортчы-механизаторлары икенче урынны алды, өченчегә «Кәримов» КФХ җыелма командасы чыкты.

Менә сабанчылар бәйгесе нәтиҗәләрен билгеләр вакыт җитте. «АФ «Азнакай» ҖЧҖдән Рим Фазлыев иң яхшы сабанчы исеменә лаек булды, «Таллы-Бүләк» АХҖКдан Флүр Зиянгиров аннан бер генә баллга калышып, икенче урынга чыкты, «Мөстәкыймов исем» ҖЧҖ механизаторы Ирек Фәтхетдинов өченче урынны алды.

Җирне каплатмыйча эшкәртү бәйгесендә Закир Хаҗишин (КФХ «Кәримов») - беренче, «Шәвәлиев» КФХ механизаторы Данил Фазлыев - икенче, ә «Марс» ҖЧҖдән Әнфәс Кәримов лидерлар өчлеген япты. Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата призлар тапшырылды, һәр катнашучыга бәйрәм бүләкләре бирелде.

Бүләкләүләр моның белән генә тәмамланмады. 80 нче елларда Бөтенроссия сабанчылар ярышында чемпион булган Илбар Мөхәмәтҗановка истәлек бүләге тапшырылды. Иң яшь сабанчы Ленар Хөснуллин да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Марсель Зөфәр улы зур өметләр баглап, аңа кыйммәтле бүләк тапшырды.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев