Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Марс” җәмгыяте җитәкчелеге пайчылар мәнфәгатен кайгырта

Дистә елга якын инде берсен-берсе әледән-әле алыштырып килгән уңайсыз табигать шартлары да, икътисади тетрәнүләр дә "Марс" җәмгыятенең тотрыклылыгына йогынты ясый алмый. Ул океанның томырылып килгән давыл-штормнарын санламыйча үз курсы белән алга баруын белгән хәрби корабны хәтерләтә... Әллә халкы тырыш, әллә өч дистә елга бер генә алышына торган җитәкчеләре шундый уңган-булганга...

Дистә елга якын инде берсен-берсе әледән-әле алыштырып килгән уңайсыз табигать шартлары да, икътисади тетрәнүләр дә "Марс" җәмгыятенең тотрыклылыгына йогынты ясый алмый. Ул океанның томырылып килгән давыл-штормнарын санламыйча үз курсы белән алга баруын белгән хәрби корабны хәтерләтә...

Әллә халкы тырыш, әллә өч дистә елга бер генә алышына торган җитәкчеләре шундый уңган-булганга (һәрхәлдә икесе дә бардыр), килеп чыккалый торган кыенлыкларны һава шартларына да, заман шаукымына да сылтарга яратмыйлар биредә. Төптән уйлап, башкарасы эшләрен тирән анализлап, агротехнологиянең нигезен белеп эш итәләр марслылар.


-Узган хуҗалык елы игенчелек өчен бик уңышлы килде, - дип башлады үзенең хисап чыгышын "Марс" җәмгыяте белән нәкъ бер ел җитәкчелек иткән директор Рамил Зарипов. - 2700 гектар мәйданда чәчелгән бөртекле культуралардан 73 мең 300 центнер икмәк җыеп алдык. Район буенча бер гектардан уртача алынган уңыш 26,4 центнер булса, безнең хуҗалыкта ул 27,2 центнер тәшкил итте.
Игенчелек өлкәсендә 49,3 млн сумлык ашлык җитештерелгән (табышлылыгы 28 процент). 81 млн 133 мең сумлык игенчелек һәм рентабельлелеге 19 процентка җиткән терлекчелек продукцияләре сатылган.


Хуҗалыкның төп табыш чыганагы - терлекчелек. Хисап елында аннан 59 млн 60 мең сум акча кергән. Биредә бүгенге көндә 2 мең 334 баш мөгезле эре терлек асрала. (Соңгы ике елда гына да маллар саны 182 гә арткан). 500 баш савым сыерның һәрберсеннән уртача 5 мең 848 килограмм сөт алынган. Җитештерелгән продукциянең гомуми күләме - 29 мең 241 центнер. Шуның 24 мең 789 центнеры 84 процентлы товарлылык белән сатылган.


"Марс" җәмгыятендә елның-елында эшләүчеләрнең матди хәлен яхшыртуга аерым әһәмият бирелә. Әйтик, 2012 ел белән чагыштырганда, хисап чорында айлык хезмәт хаклары 3370 - 651 сумга арткан һәм хуҗалык буенча уртача 12079 сум тәшкил итә.


Җитәкчелек бер елны да үзенең пайчылары мәнфәгатен онытмый. Җир пае һәм хезмәт хакы исәбенә аларга җитәрлек күләмдә икмәк бирелә.


Икенче көн тәртибе - Кәкре Елга авыл җирлеге Советының хисап елында башкарган эшләре белән аның башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов таныштырды. Җирлек районда иң зурлардан санала һәм аның составына кергән өч авылдагы 368 хуҗалыкта 945 кеше яши. Үзәктә урта мәктәп, балалар бакчасы, саклык кассасы филиалы, почта бүлеге, китапханә бар, Кәкре Елга һәм Кәтем авылларында мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Авыл кешеләре 343 баш мөгезле эре терлек асрый. Бу күрсәткеч алдагы елдан 15 кә күбрәк. Шул исәптән сыерлар саны 8 гә арткан. Хисап елында күп сыер асраучы Эрнест Җәләлетдинов район программасында катнашкан һәм сөт саву аппараты белән бүләкләнгән. Шәхси хуҗалыклардан сөтне эшмәкәрләр җыя. Сөт сатудан авыл халкы 500 мең сумнан артык керем алган. "Марс" җәмгыяте пай җирләрен арендалаган өчен исәп-хисапны да вакытында ясаган.
Җыелышта катнашучыларны бигрәк тә салым, пай җирләрен, мөлкәтне рәсмиләштерү, мудпунктларга кирәкле дарулар кайтару мәсьәләләре, яшьләрне авылда калдыру максатыннан йортлар төзү, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән терлек итен тапшыру өчен район үзәгендә ит комбинаты булдыру кебек сораулар кызыксындырды. Аларга районның халыкка хезмәт күрсәтүче учреждение, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре канәгатьләндерерлек җавап бирде.
Азнакай муниципаль районының 2013 елдагы социаль-икътисади эшчәнлеге белән авыл халкын район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин таныштырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов "Марс" җәмгыятенең хисап чорындагы эшчәнлеген югары бәяләде һәм үзләренең фидакарь хезмәтләре белән хуҗалык икътисадын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Кәкре Елга халкына ихлас рәхмәтен җиткерде.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Марс” ќђмгыяте җитәкчелеге пайчылар мәнфәгатен кайгырта