Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Әхмәтов: "Азнакай бөртеклеләр уңышы буенча лидерлар рәтендә бара"

ТР Премьер министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышту максатында Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде. Ул "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең иген басуында агропредприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары белән очрашты. - Мондый кырлар белән һәр район да...

ТР Премьер министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышту максатында Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде.

Ул "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең иген басуында агропредприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары белән очрашты.

- Мондый кырлар белән һәр район да мактана алмый, - диде министр тулышкан башаклы, чип-чиста иген басуына күз ташлап. - Мул булып өлгергән иген уңышы яңгырга гына бәйле түгел. Бу - җирне үз итеп, тырышып эшләү нәтиҗәсе. Район бүгенге көндә бөтенләй яңача яши, киләчәккә ныклы ышаныч белән карый, бөртеклеләр уңышы буенча лидерлар рәтендә бара. Сөт җитештерүдә дә аларны беренчеләр бишлегендә күрергә тулы ышаныч бар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин агропредприятиеләр эшчәнлеге белән таныштырды. Уңай үзгәрешләр терлекчелек өлкәсендә дә күп. Җирлегебездә малларның санын арттыру өчен дә шактый көч куела. Шәхси хуҗалыкларда терлек саны 1020, ә агропредприятиеләрдә 600 башка арткан. Моны җитәкчелек тарафыннан халыкка күрсәтелгән даими ярдәм чаралары нәтиҗәсе дип тә карарга кирәк. Ике ел эчендә генә дә 4-5 баш савым сыер асраучы гаиләләргә 200 савым аппараты тапшырылган.

Марат Готыф улы авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңалыклар, республика һәм федераль ярдәм чаралары һәм алда торган бурычлар хакында сөйләде, күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Әхмәтов: "Азнакай бөртеклеләр уңышы буенча лидерлар рәтендә бара"