Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Магнит" кибетендә "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе үтте

Муниципаль район башлыгы инициативасы белән гамәлгә кертелгән һәм шәһәр биләмәсендә эшчәнлек итүче азык-төлек җитештерү предприятиеләре, оешма, шәхси эшмәкәрләрнең икътисади халәтен тотрыкландыруга юнәлдерелгән әлеге башлангыч уңышлы дәвам итә. Аның шулай икәнлеге Гагарин урамындагы "Магнит" кибете бинасында узган чираттагы акция вакытында да ачык күренде. Бу көнне анда шәһәрдә җитештерү белән шөгыльләнүче унга...

Муниципаль район башлыгы инициативасы белән гамәлгә кертелгән һәм шәһәр биләмәсендә эшчәнлек итүче азык-төлек җитештерү предприятиеләре, оешма, шәхси эшмәкәрләрнең икътисади халәтен тотрыкландыруга юнәлдерелгән әлеге башлангыч уңышлы дәвам итә.

Аның шулай икәнлеге Гагарин урамындагы "Магнит" кибете бинасында узган чираттагы акция вакытында да ачык күренде. Бу көнне анда шәһәрдә җитештерү белән шөгыльләнүче унга якын җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, шәхси эшмәкәр үзләренең продукцияләрен азнакайлыларга тәкъдим итте. Араларында "Азнакай икмәге", "Азнакай май ясау заводы", "Азык-төлек комбинаты", "Азнакай итеге" кебек халык арасында күптән танылу тапканнары да, "Көмеш су", "Азнакай пилмәне" кебек эшчәнлекләрен яңарак кына башлап җибәргәннәре дә бар иде.

Очрашуны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачты. Ул сатып алучыларны җирле җитештерүчеләр, аларның эшчәнлекләре, чыгарган продукцияләре белән таныштырды. Айдар Хәләфетдин улы фикеренчә, бездә җитештерелгән азык-төлек үз товарларын бирегә китереп сатучы Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә комбинатларыныкыннан бер ягы белән дә ким түгел, хәтта сыйфатлырак һәм тәмлерәк тә әле.

...Шәһәр халкының күбрәк читтән китерелгән азык-төлек алуында, бәлки, "күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә" кебек гади психология йогынтысы да үзен сиздерәдер. Ничек кенә булмасын, шәһәрдәге сату базарында төп урынны биләү өчен безгә җитештергән продукцияләрне тиешенчә пропагандаларга, рекламаларга, сату нокталары белән килешүләр төзергә һ.б. эшләргә кирәк. Шул вакытта гына районыбызда калырга тиешле миллионнарча сум акча читкә китүдән туктар...

Үзенең чыгышында Айдар Шәмсетдинов бөлгенлеккә төшкән "ВАМИН" акционерлык җәмгыятенә караган Азнакай май ясау заводы белән бәйле мәсьәләләргә дә тукталды.

-Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 200ләп азнакайлы эшли торган предприятиене саклап калу тәкъдиме белән чыкты. Моның өчен агросәнәгать хуҗалыкларыннан сөт кабул итеп алу тәртибен булдырырга, аңа түләүне көйләргә, әзер продукцияне сату буенча сәүдә нокталары белән килешүләр төзүне тизләтергә кирәк. Ярты гасырдан артык данлы биографиясе булган коллективны югалтмау өчен барысы да эшләнәчәк, - диде ул.

Акциядә катнашучылар арасында камыр һәм кондитер продукцияләренең 70 һәм 30 төрен җитештерүче "Азнакай икмәге", "Азнакай азык-төлек комбинаты", киез каталар басучы "Азнакай итеге" ҖЧҖләре, әле яңа гына үсеш ала башлаган, шуңа да карамастан сменага ике кешегә 60 килограмм пилмән җитештерүгә сәләтле "Шәхси эшмәкәр Р.Шакиров" предприятиесе, Балтач авылы чишмәсе суын Карелиядән кайтарылган, табигатьтә сирәк очрый торган шунгит минералы аша чистартып, көненә 1200 шешә газлы һәм газсыз су тутыручы "Азнакай суы" акционерлык җәмгыяте дә бар. Әгәр дә алар товарларын үзебезнең кулланучыга, ягъни Азнакай районы халкына җиткерә алсалар, ике як өчен файдалы да, икътисади яктан отышлы да булыр иде.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Магнит" кибетендә "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе үтте