Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Өлгергәнлек аттестаты – олы тормышка юллама
25 июньдә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Быел урта мәктәпне 502 укучы тәмамлый. Бу узган елга караганда 147 гә кимрәк. Азнакай 2нче урта мәктәбе 54нче тапкыр "карлыгачларын" олы тормыш юлына очырды. Дүрт сыйныфка барлыгы 69 укучы өлгергәнлек аттестаты алды. Рөстәм Сәгъдиев, Гүзәл Сәмигуллина, Динара Әхмәтшина мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Аларга...
25 июньдә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Быел урта мәктәпне 502 укучы тәмамлый. Бу узган елга караганда 147 гә кимрәк.
Азнакай 2нче урта мәктәбе 54нче тапкыр "карлыгачларын" олы тормыш юлына очырды. Дүрт сыйныфка барлыгы 69 укучы өлгергәнлек аттестаты алды. Рөстәм Сәгъдиев, Гүзәл Сәмигуллина, Динара Әхмәтшина мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Аларга аттестатларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тапшырды һәм алга таба да сынатмауларын, уңышлар теләде. Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев, мәгълүмати-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишина, "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Мәрданшинның изге теләкләре дә укучыларны гомер буе озата барыр.
2 нче мәктәп ел саен республика һәм Бөтенроссия конкурсларында югары күрсәткечләргә ирешүе белән данлыклы. Ул "Мәгариф" өстенлекле милли проектында җиңеп чыккан, Россия һәм Татарстанның берәр миллион сум премиясен алган, "Мәктәп - наркотикларсыз территория" республика конкурсында 2нче урынны яулаган, "Начар гадәтләр урынына мин спортны сайлыйм" Бөтенроссия акциясенең республика этабында лауреат булган. Һичшиксез, бу уңышларда үзе дә шушы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган һәм 1994 елдан бирле аңа җитәкчеклек итүче мәгариф отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре Гадилә Һадиуллинаның да өлеше зур. Ул укучыларны мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән тәбрикләде, аларга хәерле юл теләде.
Быелгы чыгарылыш укучыларының 43е мәктәпне бары "4" һәм "5" ле билгеләренә бетергән. Бердәм дәүләт имтиханнарында 8 укучы 80 һәм аннан югарырак балл җыйган. Уку алдынгыларына, спортчыларга, лидерларга мәктәп бүләкләре тапшырылды. Сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп тормышында актив катнашкан ата-аналар да бүләксез калмады.
Җиңү бистәсе урта мәктәбен быел 8 укучы тәмамлый. Аттестатында гел "5"леләр генә булган Илгиз Исламов икътисадчы булырга хыяллана. Башкалар да югары белем алырга омтыла. Нинди генә һөнәр сайласалар да, мәктәп директоры Рафаэль Сәгытдинов, район Советы депутаты Марсель Сәмигуллин, Вахитов авыл җирлеге башлыгы Ленар Мөкъсиновның теләк-нәсихәтләрен истә тотарлар һәм белем биргән укытучылары, ата-аналары йөзенә кызыллык китермәсләр дип ышанабыз.
Кичен Мәдәният йорты каршындагы мәйданга барлык чыгарылыш сыйныф укучылары җыйналды. Биредә аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗев котлады. Һәр укучыга символик "йөрәк"-шар бүләк ителде.
Аннан соң укучылар бәйрәм табынына төрле кафеларга таралды.
Ә төнлә Мәнәвез тавында дискотека гөрләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев