Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көз – котыру чиренең азган чоры

Көз җитү белән котыру, бавыр синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) авыруларын йоктыру очраклары арта. Бу чорда, ризык җитмәү сәбәпле, кыргый хайваннар халык яшәгән җиргә килә, кешене һәм мал-туарны тешли. Урам этләре һәм песиләр дә котырган булырга мөмкин. ГЛПС авыруын кеше чирле кимерүчеләрнең (күсе, тычкан...) тизәге аша, яисә шул тизәк кушылган...

Көз җитү белән котыру, бавыр синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) авыруларын йоктыру очраклары арта.
Бу чорда, ризык җитмәү сәбәпле, кыргый хайваннар халык яшәгән җиргә килә, кешене һәм мал-туарны тешли. Урам этләре һәм песиләр дә котырган булырга мөмкин. ГЛПС авыруын кеше чирле кимерүчеләрнең (күсе, тычкан...) тизәге аша, яисә шул тизәк кушылган тузанны иснәгәндә, инфекцияле ризык ашаганда, җиләк, гөмбә җыйганда, утын, печән әзерләгәндә, урманда, салам эскертендә йоклаганда йоктырырга мөмкин.
ГЛПС - бөер һәм башка әгъзаларның вак кан тамырларын җәрәхәтләүче инфекцияле авыру. Симптомнары: хәлсезлек, температураның 40 градуска кадәр күтәрелүе, өшү, баш, мускуллар авыртуы, аппетит китү, күңел болгану, косу, борын томалану, коры ютәл, кайвакыт тимгелләр дә чыга. Авыруның беренче билгеләре беленү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
Котыру - котырган хайван тешләвеннән соң барлыкка килүче вируслы авыру, ул үлемгә китерергә мөмкин. Котыру йоктырган кешене коткаруның бердәнбер ысулы - тиз вакыт эчендә, вирус үзәк нерв системасына үтеп кергәнче, иммуноглобулин вакцинасын кертү. Симптомнары: баш авырту, авызда корылык, коры ютәл, күңел болгану, косу, кычытыну, яраның авыртуы, кызаруы, йокы китү, күңелсезләнү, сәбәпсез курку. Су, якты ут күргәндә бугаз һәм тамакны көзән җыера башлый, зиһен чуала, кеше үлә. Котырган хайван тешләсә, шундук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк! Бу мөмкин булмаса, яраны сабын белән агып торган суда юырга, кырыйларын 70% спирт яки йод белән эшкәртергә, стериль бәйләвеч салырга, тиз арада сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Азнакай үзәк сырхауханәсенең медицина профилактикасы хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көз – котыру чиренең азган чоры