Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Якшәмбе, 4 ноябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында бәйрәмнәр уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы белән...

Якшәмбе, 4 ноябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында бәйрәмнәр уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бәйрәм ярминкәләренә рәхим итегез!

***

Агымдагы ел башыннан авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча 30 ярминкә оештырылды. Аларда 40 төрдәге продукция, шул исәптән 10 тонна төрле сорттагы ит, тере балык, яшелчә, шулай ук бал, сөт, икмәк-күмәч ризыклары тәкъдим ителде һәм сатылды. Ярминкәдә барлык төр формадагы 50дән артык предприятие, шул исәптән шәхси ярдәмчел хуҗалыклар катнашты. Тәкъдим ителгән азык-төлек бәяләре шәһәр базарлары һәм кибетләрендәгедән 10-15 процентка кимрәк иде. Әнә шулай җирле җитештерүчеләребезгә, шулай ук бакчалары булган, терлек асраган кешеләргә үз продукцияләрен сата алу мөмкинлекләре арта.

***

ТР язучылар берлеге «Татнефть» ААҖ белән берлектә Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләрне ияләренә тапшыру тантанасы агымдагы атнаның сишәмбесендә узды. Номинантлар арасында безнең шагыйрә - Резеда Шәрипованың да булуы зур куаныч.

***

Буралылар бөтен бәйрәмне дә бергә-бергә җыелып үткәрүне матур традициягә керткәннәр. Корбан гаетендә пенсионер Нәфис Җиһангиров үгез чалган. Шәхси эшмәкәр, "Чәк-чәк" сәүдә ноктасы хуҗабикәсе Фәридә Шәйдуллина ярдәме белән зур табын хәзерләп, авылдашларын корбан ашы белән сыйлыйлар. Калган итне Нәфис ага үз машинасы белән мохтаҗ, авыру әби-бабайларга таратып чыккан. Үз игелекләре үзләренә кайтсын.

***

Шәһәребезнең "Алтын Алка" боз сараенда хоккей буенча ярышлар даими үтеп тора. Чираттагы шундый бәйгеләрнең берсе 5-11 ноябрь көннәрендә "Идел буе" төбәге беренчелегенә узачак. Алар 9.00 сәгатьтә башлана. Тамашага килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача