Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Узган атнада ТР МЧСы Азнакай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча команда-штаб тикшерүләре үткәрде. Аңа йомгак ясаган МЧС комиссиясе күнегүләрнең югары дәрәҗәдә узуын билгеләде. *** Район агросәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә еллык башкарылган эшләргә хисап җыелышлары дәвам итә. Аларның чираттагысы узган шимбәдә "Марс" ҖЧҖдә узды. Бу турыда тулырак мәгълүмат...

Узган атнада ТР МЧСы Азнакай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча команда-штаб тикшерүләре үткәрде. Аңа йомгак ясаган МЧС комиссиясе күнегүләрнең югары дәрәҗәдә узуын билгеләде.

***
Район агросәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә еллык башкарылган эшләргә хисап җыелышлары дәвам итә. Аларның чираттагысы узган шимбәдә "Марс" ҖЧҖдә узды. Бу турыда тулырак мәгълүмат белән газетаның киләсе санында таныша аласыз.

***

Шәһәрдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә халыкка 980 килограмм мөгезле эре терлек, 100 килограмм бәрән ите сатылган. Эшмәкәр Хөсәеновлар алып килгән 50 каз түшкәсен дә бик теләп алганнар. Актүбәдә 250 килограмм ит сатылган. Соңгы өч атнада уздырылган ярминкәләрдә барлыгы 710 мең сумлык продукция тәкъдим ителгән.

***

Уз­ган җом­га көн­не Әл­мәт­тә "Ел ха­тын-кы­зы. Ел ир-аты: ха­тын-кыз күз­ле­ген­нән" бәй­ге­се­нең зо­на ту­ры уз­ды. Ан­да 8 шә­һәр һәм ра­йон­нан - Аз­на­кай, Әл­мәт, Бө­гел­мә, Бау­лы, Юта­зы, Сар­ман, Чис­тай һәм Зәй­дән игъ­лан ител­гән но­ми­на­ци­я­ләр­дә бар­лы­гы 39 но­ми­нант кат­наш­ты. Бәй­ге­гә "Та­тарс­тан" ха­тын-кыз­ла­ры" тө­бәк иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сы әгъ­за­сы", зо­на ту­ры бәй­ге­се жю­ри рәисе Гү­зә­лия Әх­мә­ди­е­ва әле­ге ча­ра­да кат­на­шу­чы һәр­кемнең җи­ңү­че бу­лу­ын ас­сы­зык­ла­ды. "Сез­не һәр­кай­сы­гыз­ны үзе­гез­нең шә­һәр, ра­йон хал­кы иң-иң итеп би­ре­гә җи­бәр­гән", - ди­де ул.
Зо­на ту­рын­да, ягъ­ни җи­ңү­че­ләр бәй­ге­сен­дә Аз­на­кай­дан кат­наш­кан һәр кон­кур­сант­ның чы­гы­шы көч­ле ал­кыш­лар ас­тын­да бар­ды, та­ма­ша­чы за­лын­да алар­га сок­лан­ма­ган ке­ше бул­ма­ган­дыр. Зо­на ту­ры бәй­ге­се җи­ңү­че­лә­ре бу­лып Аз­на­кай­дан Га­ли­на Герк («Ха­тын кыз - ел үр­нә­ге» но­ми­на­ци­я­се) һәм Мир­га­зи­ян Дин­мө­хәм­мә­тов («Изге йөрәкле ир-ат») та­был­ды­. Алар­га баш­ка­ла­да уза­чак төп бәй­ге­дә дә җи­ңү те­ләп ка­ла­быз.

***

Узган атнада кич белән полициянең дежур бүлегенә шалтыратып, билгесез ир-ат шәһәрнең 7нче мәктәбенә шартлаткыч куелу турында белдерә. Оператив чаралар вакытында мәктәптән 10 кешедән торган футбол командасы эвакуацияләнә. Бәхеткә, бинада шартлаткыч җайланмасы табылмый. Оператив-эзләү чаралары барышында билгесез ир-атның берничә тапкыр үтерү, талау, хулиганлык, законсыз рәвештә корал саклау буенча хөкем ителгән Азнакай кешесе булуы ачыклана. Бүгенге көндә аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 207нче маддәсе буенча (теракт турында ялган хәбәр бирү) җинаять эше ачылган.

***

Полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре Сәпәй авылында яшәүче Үзбәкстан гражданины йортында 49,2 грамм наркотик матдә табып ала. Гаепләнүче закон каршында җавап бирәчәк.

***

Участок уполномоченныйлары тарафыннан узган атнада тугыз мошенниклык факты ачыкланган. Азнакайда яшәүче бер ханым, "эшкә урнаштырам һәм документлар ясарга ярдәм итәм", дигән ялган белән 60 мең сум күләмендә акча үзләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача