Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырык ел сәхнәдә

Азнакай район-шәһәр мәдәният йортының район, республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә исеме яхшы таныш тынлы оркестры күптән түгел үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Сергеев җитәкләгән коллектив шушы дәвер эчендә ниди генә мәртәбәле сәхнәләрдә чыгыш ясамаган да, ниниди генә уңышлар яуламаган! Халык оркестры бик күп...

Азнакай район-шәһәр мәдәният йортының район, республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә исеме яхшы таныш тынлы оркестры күптән түгел үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте.
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Сергеев җитәкләгән коллектив шушы дәвер эчендә ниди генә мәртәбәле сәхнәләрдә чыгыш ясамаган да, ниниди генә уңышлар яуламаган! Халык оркестры бик күп илкүләм, республика бәйге-фестивальләре дипломанты, лауреаты. Юбилей кичәсендә оркестрның башында торган, күп еллар дәвамында аңа тугры калган профессиональ музыкантлар, составына әле генә алынган яшьләр - һәммәсе бүләкләнде. Бүләкләр дә бик мәртәбәле: ТР Мәдәният министрлыгыныкы, Азнакай муниципаль район башлыгыныкы, район мәдәният учрежденисенеке һ.б. иде. Оркестрантларны үзләре хезмәт куйган оешма-предприятиеләр, укучы яшьләрне мәгариф идарәсе дә олы хөрмәтләде. Районыбызның йөзек кашы булган (безнең төбәктә тынлы оркестры белән Әлмәт һәм Азнакай гына мактана ала) музыкаль коллектив, аның солистлары һәм алыштыргысыз җитәкчесе, дирижеры Иван Владимирович тамашачы алкышларына, чәчәкләргә, рәхмәт сүзләренә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кырык ел сәхнәдә