Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупциягә юл юк!

Коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта җирлегебездә дәүләт муниципаль хаҗәтләр өчен товар кайтарту, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру буенча федераль законның үтәлеше хакында доклад белән район башкарма комитетының тәэмин ителеш секторы мөдире Р.Шәйхевәлиева чыгыш ясады. Ул муниципаль килешүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. - Товарлар кайтартуга сатулашу аша безгә...

Коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта җирлегебездә дәүләт муниципаль хаҗәтләр өчен товар кайтарту, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру буенча федераль законның үтәлеше хакында доклад белән район башкарма комитетының тәэмин ителеш секторы мөдире Р.Шәйхевәлиева чыгыш ясады. Ул муниципаль килешүләр нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Товарлар кайтартуга сатулашу аша безгә 15 миллионга якын акчаны янга калдыру мөмкинлеге туды, - диде бу мәсьәләдә фикерләре белән уртаклашып муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм алга җитди бурычлар куйды, тәкъдимнәрен әйтте.
Шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы И.Мортазин чираттагы тикшерүләр вакытында ачыкланган закон бозылу фактларына тукталды.
Һәр утырышта берәр өлкәгә тәфсилләбрәк тукталу комиссия утырышларында күптән гадәткә кергән. Бу юлы мәгариф өлкәсендә алып барылган коррупциягә каршы чаралар турында сүз барды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Г.Хәмидуллин бу нәүбәттән чыгарылган фәрман-инструкцияләр һәм аларның үтәлешен яктыртты. Барлык 45 мәктәптә дә Ышаныч почталары ясалган, коррупциягә каршы сәясәт яктыртылган почмаклар эшләнгән, максатчан дәресләр, класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, прокуратура, суд, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар үткәрелә һ.б. Марсель Зөфәр улы белем бирү учакларында коррупциягә каршы эшчәнлекне активлаштыру, интернет-хезмәтләрдән киңрәк файдалану кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коррупциягә юл юк!