Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Колледж киң мөмкинлекләр ача

Шәһәребездәге 89 нчы һөнәри лицей 2012-2013 уку елы барышында Лениногорск политехник колледжы филиалы итеп үзгәртелде. Бу үзгәрешләр нинди яңалыклар алып килә - филиал директоры Роберт Әнис улы Хөснетдинов белән әңгәмәбез шул хакта. -Колледж статусы безгә чикләүләрсез 9нчы сыйныфтан соң укучылар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Без бүгенге көндә хезмәт базарында сорауга...

Шәһәребездәге 89 нчы һөнәри лицей 2012-2013 уку елы барышында Лениногорск политехник колледжы филиалы итеп үзгәртелде.
Бу үзгәрешләр нинди яңалыклар алып килә - филиал директоры Роберт Әнис улы Хөснетдинов белән әңгәмәбез шул хакта.
-Колледж статусы безгә чикләүләрсез 9нчы сыйныфтан соң укучылар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Без бүгенге көндә хезмәт базарында сорауга ия һөнәрләр бирү өстендә эшлибез.
Колледжның уку планнары һәм программасы башлангыч һөнәри белем учреждениесенә караганда шактый катлаулырак. Биредә югары математика нигезләре, техник сызым, социология, философия кебек фәннәр укытылачак. Һөнәри белем алырга теләүчеләр конкурс нигезендә ГИА нәтиҗәләре яки өстәмә имтиханар буенча кабул ителәчәк.
Яңа һөнәрләргә килгәндә, бүгенге көндә егетләргә "Авыл хуҗалыгын механизацияләү" программасы буенча 3 ел да 10 ай эчендә техник-механик белгечлеге бирәбез. Аның өстенә тракторчы, машина йөртүче һ.б таныклыклар биреләчәк. Кызлар җәмәгатьчелек туклануы юнәлешендә техник-технолог һөнәре үзләштерә. Алар кафе-рестораннарда технолог, производство мөдире булып эшли алачак.
Колледжда укуның тагын бер өстенлеге - аны тәмамлаучылар үз белгечлекләре буенча югары уку йортының 3 нче курсына укырга керә алачак.
Киләсе уку елыннан читтән торып урта һөнәри белем алу мөмкинлеге туачак.
Колледжда өстәмә профессияләр алу мөмкинлеге дә бар. Кем дә кем өстәмә профессия алырга тели икән, түләү шартлары белән, кичке якта укып: машина йөртүче, пешекче, эретеп ябыштыручы, парикмахер, сатучы, тракторист таныклыклары алу мөмкинлеге дә каралган.
Алга таба планнарыбыз бик зурдан: авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган профессияләр әзерләргә уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колледж киң мөмкинлекләр ача