Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кол Шәриф өчен тавыш бир!

"Россия 1" телеканалы белән Рус география җәмгыяте илнең иң төп истәлекле урыннарын билгеләү буенча 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр "Россия 10" конкурсын үткәрә. Проектның максаты - россиялеләрнең үзләрен һәм чит ил туристларын Россиядәге уникаль табигый һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштыру. Ил күләмендә Татарстанны республикабызның йөзек кашы саналган Кол Шәриф мәчете...

"Россия 1" телеканалы белән Рус география җәмгыяте илнең иң төп истәлекле урыннарын билгеләү буенча 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр "Россия 10" конкурсын үткәрә. Проектның максаты - россиялеләрнең үзләрен һәм чит ил туристларын Россиядәге уникаль табигый һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштыру. Ил күләмендә Татарстанны республикабызның йөзек кашы саналган Кол Шәриф мәчете таныта. Бүгенге көн нәтиҗәләре буенча ул егерменче урынны алып тора.

Тавыш бирү www.russia10.ru һәм 10россия.рф сайтларында бара. Интернет кулланучы һәркем теркәлмичә проект сайтына керә һәм һәр 24 сәгать саен 3 объект өчен тавыш бирә ала. Бәйгенең икенче этабы 1 сентябрьдә тәмамланачак. Әйдәгез без дә әлеге проекттан читтә калмыйча, Татарстанның архитектура һәйкәле - Кол Шәриф мәчетен танытуга үзебездән дә өлеш кертик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кол Шәриф өчен тавыш бир!