Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Районда бөртекле-кузаклы культураларның 30 проценты суктырылган. Уңыш чыгышы буенча район республика күләмендә алдынгылар рәтендә бара. «Тукай», «Союз-Агро», «Таллы Бүләк», «Туйкә», «Марс» хуҗалыклары урып-җыю эшендә алдынгылыкны бирми. Башка хуҗалыклар да киеренкелекне аңлап, тулы куәтенә эшли. «Марс»лылар шушы көннәрдә беренчеләрдән булып сабан ашлыгына төште. 33 әр градуслы эссе һава торышы уракта янгын...

Районда бөртекле-кузаклы культураларның 30 проценты суктырылган. Уңыш чыгышы буенча район республика күләмендә алдынгылар рәтендә бара. «Тукай», «Союз-Агро», «Таллы Бүләк», «Туйкә», «Марс» хуҗалыклары урып-җыю эшендә алдынгылыкны бирми. Башка хуҗалыклар да киеренкелекне аңлап, тулы куәтенә эшли. «Марс»лылар шушы көннәрдә беренчеләрдән булып сабан ашлыгына төште.
33 әр градуслы эссе һава торышы уракта янгын куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар таләп итә. Комбайннар, техниканы мөмкин булганча бер басуда туплап, янәшәдә янгын машинасы, су савытлары булдырырга кирәк.


***


Соңгы вакытта янгын куркынычсызлыгы арту сәбәпле, Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек бүлеге балаларның ут белән шаяруы, ут чыганакларына карата аларда дөрес караш тәрбияләү профилактикасы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә инструктажлар үткәрә. Шундый инструктажлар 27 июльдә «Березка», «Орленок» һәм «Кояшкай»да үткәрелде. Инспекторлар нәниләр белән янгын кагыйдәләрен саклау һәм андый халәттә ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.


***


Кичә һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан шәһәрдә тантаналы чара үтте. Десантчыларны тәбрикләргә районның хәрби комиссариат бүлеге вәкилләре, төрле ветеран оешмалары җитәкчеләре һ.б килде. Тантана азагында десантчылар Мәңгелек утка веноклар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев