Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәккә өмет бар

Берничә ел элек Әсәй җирлегендә хуҗалык итүче "Митрәй" кооперативы, яңарак кына диярлек "Әсәй" ҖЧҖнең бөлгенлеккә төшүе ике авылны гына түгел, аларны берләштергән җирлек хакимиятен дә авыр хәлдә калдырды. Ярый әле бу халәт озакка бармады: Митрәй җирләрен "Азнакай" агрофирмасы" җәмгыяте эшкәртә башласа, шушы авыл егете, эшмәкәр, "РСО" ҖЧҖ директоры Зиннур Шәвәлиев...

Берничә ел элек Әсәй җирлегендә хуҗалык итүче "Митрәй" кооперативы, яңарак кына диярлек "Әсәй" ҖЧҖнең бөлгенлеккә төшүе ике авылны гына түгел, аларны берләштергән җирлек хакимиятен дә авыр хәлдә калдырды.

Ярый әле бу халәт озакка бармады: Митрәй җирләрен "Азнакай" агрофирмасы" җәмгыяте эшкәртә башласа, шушы авыл егете, эшмәкәр, "РСО" ҖЧҖ директоры Зиннур Шәвәлиев андагы элекке терлек фермаларын ремонтлап, сөт өчен токымлы кәҗәләр һәм мөгезле эре терлек асрый башлады. Яңа агросәнәгать предприятиеләре исә онытылып барган авылга җан өрде, эшләргә теләге булганнарны ашлы итте. Өстәвенә, Зиннур Һади улы, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тәкъдиме белән, элекке "Әсәй" җәмгыятен дә аякка бастырырга алынды. Бу максатка инде ул 3 миллион сум акчасын сарыф иткән - шул исәпкә эшче, терлекче, механизаторларның ярты ел алмаган хезмәт хакларын түләгән. Элекке хуҗалыктан калган әҗәтләрне март ае азакларына кадәр биреп бетерергә җыена яңа хуҗа. Димәк, авылларның киләчәге өметле.

Әсәй авыл җирлегенең шушы көннәрдә узган еллык хисап җыелышында ясаган чыгышында аның башлыгы Хәлил Галиев, башкарылган эшләр белән бергә, әлеге мәсьәләләргә дә тукталды.

Төп доклад буенча фикер алышуларда оешып килүче ҖЧҖ җитәкчесе Зиннур Шәвәлиев, урта мәктәп директоры Альберт Рахманов, озак еллар буе биредә колхоз-совхоз җитәкләгән, ирешелгән казанышлары белән хуҗалык данын республикага таныткан Илсөяр Закиров, пенсионер Расих Шакиров, мәгариф ветераны Гөлназирә Фәрукшина, имам-хатиб хаҗи Рәфис Мөхәммәтов һәм башкалар катнашты. Аларның чыгышы, башлыча, авылны саклап калу, моның өчен агросәнәгатьне ныгыту, чисталык-тәртип булдыруга юнәлдерелгән иде.

Җирлек җыенында Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары, шушы авылдан район Советына депутат итеп сайланган Наҗәт Нәгыймов чыгыш ясады, районның социаль-икътисади халәтен җентекле анализлады. Район Советы исеменнән ул Нәсим Гарифуллин, Рәис Шакиров, Таһир Вахитовны Азнакай районының 80 еллыгы медале белән бүләкләде. Үз хуҗалыгында күп сыер асраучы Таһир Вахитов гаиләсенә саву аппараты тапшырды.

Наил Маликов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев