Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңел күзләре күпне күрә

Якты дөньяны үз күзләрең белән күрү - зур бәхет ул. Ә менә кемнәрнедер язмыш шушы бәхеттән мәхрүм итә. Әмма алар төшенкелеккә бирелми, күңел күзләре белән гадәти кеше күрмәгәнне дә тоемлап, тулы тормыш белән яшәргә тырышалар. Төбәкне өйрәнү музеенда узган "Туган як һөнәрчеләре" дигән кичәдә моның матур бер дәлиле булды. Кунаклар...

Якты дөньяны үз күзләрең белән күрү - зур бәхет ул. Ә менә кемнәрнедер язмыш шушы бәхеттән мәхрүм итә. Әмма алар төшенкелеккә бирелми, күңел күзләре белән гадәти кеше күрмәгәнне дә тоемлап, тулы тормыш белән яшәргә тырышалар.

Төбәкне өйрәнү музеенда узган "Туган як һөнәрчеләре" дигән кичәдә моның матур бер дәлиле булды. Кунаклар агач, тимер эшкәртү осталары, фондтагы экспонатлар, һөнәрчеләрнең эшләре белән таныштылар. Үзләренең дә кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Зөлфия Әхмәдишина, Гөлнара Хәбибуллинаның чигешләре таң калдырырлык иде: пар аккошлар да, аллы-гөлле чәчәкләр дә, җимеш бирүче агачлар да җепләр тылсымына үрелгән. Валера Зиннәтуллин баянда уйнаса, Гүзәл Ильясова аңа кушылып җырлады. Ә Булат Фәрукшин курай моңнары белән күңел кылларын тибрәтте.

Шундый көчле рухлы, сәләтле булган бу кешеләр безне тормышка башка күзлектән карарга өйрәтә.

Гөлфия Мостафина,

музейның фәнни хезмәктәкре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңел күзләре күпне күрә