Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көчле җил һәм бозлы яңгыр нәтиҗәсендә Азнакайда ут бетте

Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Кичә санаулы минутлар эчендә Азнакай шәһәрен кара болыт чорнап алды. Кичке 18 сәгать 30 минутлар тирәсендә коеп яңгыр, аннан боз ява башлады. Көчле җилдән агачлар сыгылып-сыгылып төште, урамнан елга булып гөрләвекләр акты һәм ут сүнде. Шулай озаграк дәвам итсә, ниләр булып бетәр иде икән? Әле ярый...

Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Кичә санаулы минутлар эчендә Азнакай шәһәрен кара болыт чорнап алды. Кичке 18 сәгать 30 минутлар тирәсендә коеп яңгыр, аннан боз ява башлады. Көчле җилдән агачлар сыгылып-сыгылып төште, урамнан елга булып гөрләвекләр акты һәм ут сүнде.

Шулай озаграк дәвам итсә, ниләр булып бетәр иде икән? Әле ярый бозлы яңгыр озакка сузылмады, ничек тиз башланган булса, кинәт бетте һәм ялтырап кояш чыкты. Шәһәрлеләрнең һәммәсе әлеге күренешне күзәткәндер.


Бу гарасат зыянсыз гына узмагандыр дигән сорау белән МЧС бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек.


- Көчле җил, бозлы яңгыр нәтиҗәсендә бөтен шәһәрдә ут бетте. Җаваплы оешмаларның тиз һәм оста эш итүе нәтиҗәсендә төнге 11 ләрдә шәһәр утлы булды. Давыл Хәсәнов урамы, 23, Лобачевский ур., 3, Ленин ур., 33 йортларның өлешчә түбәләрен алып аткан, - дип хәбәр итте безгә Азнакай гарнизоны җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.

Нәсимә Фазлыева

Фото Эльвира Төхвәтуллинаныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көчле җил һәм бозлы яңгыр нәтиҗәсендә Азнакайда ут бетте