Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан археологлары – Азнакай районында

Танылган тарихчы-археолог, Казан федераль университеты профессоры Альберт Борһанов җитәкчелегендә Алтын Урда комплекслы тарихи-археологик экспедициясе Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, аерым район җитәкчеләре һәм авыл халкы ярдәме белән Азнакай һәм Ютазы районнары территориясендә киң масштаблы археологик эзләнүләр башлады. Экспедиция эшендә Казан шәһәре галимнәре, аспирантлар, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, туган...

Танылган тарихчы-археолог, Казан федераль университеты профессоры Альберт Борһанов җитәкчелегендә Алтын Урда комплекслы тарихи-археологик экспедициясе Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, аерым район җитәкчеләре һәм авыл халкы ярдәме белән Азнакай һәм Ютазы районнары территориясендә киң масштаблы археологик эзләнүләр башлады.


Экспедиция эшендә Казан шәһәре галимнәре, аспирантлар, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр катнаша.
Археологлар Ык елгасы бассейнында, Чалпы, Урсай, Тымытык, Сарлы, Чәкән, Кәкре-Елга, Карамалы кебек борынгы авылларда киң эзләнү эшләре уздыра, авыл зиратларында XVI-XIX гасыр ташъязмаларын өйрәнә.


Эзләнү нәтиҗәләре буенча Азнакай районы һәм Казан шәһәре мәктәпләрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәнни-практик конференцияләр узачак, Азнакай һәм якын-тирә районнар тарихын чагылдырган фәнни китап басылачак.


Экспедиция эшендә катнашып, галимнәргә ярдәм итәргә теләүчеләр 89172888388 телефоны аша шалтырата алалар.


Эзләнүләр нәтиҗәсе җирле һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында чагылыш табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан археологлары – Азнакай районында