Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Картая белми ул йөрәк...

Декабрь аеның соңгы көннәрендә муниципаль районыбызның төрле җирлекләрендә гомер кичергән өч ветеран үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутатлар корпусы исеменнән аларны район Советы һәм район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек һәм җирлек, кайчандыр үзләре эшләгән предприятие, оешма, хуҗалык вәкилләре тәбрик итте. Наил АБДУЛЛИН...

Декабрь аеның соңгы көннәрендә муниципаль районыбызның төрле җирлекләрендә гомер кичергән өч ветеран үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутатлар корпусы исеменнән аларны район Советы һәм район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек һәм җирлек, кайчандыр үзләре эшләгән предприятие, оешма, хуҗалык вәкилләре тәбрик итте.

Наил АБДУЛЛИН

25 декабрьдә үзенең туган көнен уздырган юбилярларның берсе - Актүбә бистәсеннән Шәмсиҗиһан Асылгәрәй кызы Мөхәммәтова.

Лаеклы ялга чыкканчы озак еллар буена ул "Азнакайнефть" (ул вакытта "Актүбәнефть") идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгында эшли. "Тыл хезмәтчәне" һәм "Хезмәт ветераны" исемен йөртүче Шәмсиҗиһан Асылгәрәй кызы ире Якуп Сибгать улы белән дүрт бала үстерә. Хәзер ул олы улы Сирин тәрбиясендә яши. Бәхетле ветеранның 9 оныгы һәм 5 оныкчыгы әбиләре өчен өзелеп тора.

Ак әбине туган көне белән муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, "Азнакайнефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов һәм Актүбә муниципаль берәмлеге вәкиле Гөлнара Идиятова котлады.

Шул ук көнне Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм Вахитов авыл җирлеге башлыгы Ленар Мөкъсинов Чәкән авылы ветераны Ирина Викторовна Юрзинаны олуг юбилее белән тәбрикләде.

Ирина Викторовна вакыйгаларга бай озын тормыш юлы узган. Туган шәһәре Уфада авыл хуҗалыгы институтының беренче курсын тәмамлаган елны Бөек Ватан сугышы башлана. Комсомол комитеты аны комбайнчы ярдәмчеләре хәзерләү курсына, аннан игеннәрне урып-җыюга җибәрә. Урак тәмамлангач, хәрби заводка юллама бирә. Вузда укуын Ирина сугыштан соң гына тәмамлый һәм, яшь белгеч буларак, Ютазы районына эшкә җибәрелә. Озак еллар буена зоотехник булып эшли. Ире Иван Тимофеевич белән җиде бала үстерәләр.

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Ирина Викторовна бүген дә үзен яхшы хис итә - телевизор карый, газета укый, йорт эшләрендә булыша. Ул балаларының, 14 оныгының, 16 оныкчыгының яраткан әнисе, әбисе, карт әбисе дә.

26 декабрьдә Камышлы Күл авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Фаздал Сәләм улы Сәләмов та гомеренең унынчы дистәсен ваклап җибәрде.

1938 елда Туйкә авылындагы тулы булмаган урта мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, яшь егет колхозда эшли башлый. 1941 елны армиягә алына. Беренче сугышчан чыныгуын пулеметчы рядовой Фаздал Сәләмов Көнбатыш фронтта ала. Яралана. Госпитальдән чыккач, үз часте белән дошманга каршы сугышуын дәвам итә. Икенче яралануыннан соң инде хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм 1945 елның февралендә кече лейтенант дәрәҗәсендә Камышлы Күлгә әйләнеп кайта. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Калган бөтен гомерен туган авылына багышлый кичәге фронтовик. Мәктәп укучыларын хәрби хәзерлек серләренә дә өйрәтә, колхозда хисапчы да, бригадир да, терлекче дә, умартачы да була. Лаеклы ялга чыкканнан соң да биш ел буена яраткан эшен ташламый. 49 ел бергә тормыш иткән хатыны Әсхәпҗамал Гыйльман кызы белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүген Фаздал ага төп нигезендә килене Рәйсә тәрбиясендә гомер кичерә. Оныклары, оныкчыклары ирешкән уңышларга куанып яши.

...Туган көне белән ветеранны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссариат вәкиле Рәдиф Камалеев, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Юнысова, Туйкә авыл җмрлеге ветераннар советы рәисе Альберт Латыйфуллин, балалары, оныклары, күрше-тирәләре тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картая белми ул йөрәк...