Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каралтылган пыяла өчен утыртырга мөмкиннәр

Ел башыннан Татарстанда 67 меңнән артык автомобиль пыяласыннан каралтылган элпә салдырылган ЭЭМның ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләре буенча алгы (маңгай) һәм алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан кимрәк булганда автомобильләрдән файдалану тыела. Бу терроризмга каршы тору буенча дәүләт программасына да кертелгән. Тиздән студентларның Бөтендөнья универсиадасын үзендә...

Ел башыннан Татарстанда 67 меңнән артык автомобиль пыяласыннан каралтылган элпә салдырылган

ЭЭМның ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләре буенча алгы (маңгай) һәм алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан кимрәк булганда автомобильләрдән файдалану тыела. Бу терроризмга каршы тору буенча дәүләт программасына да кертелгән. Тиздән студентларның Бөтендөнья универсиадасын үзендә кабул итәргә җыенган Татарстанда халыкның, спорт һәм рәсми делегацияләрнең куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итү өчен бөтен чараларны күрергә кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан ел башыннан республикада пыяла ачыклыгы нормативка туры килмәгән 67 меңнән артык автомобиль тоткарланган һәм алар ГОСТ таләпләренә яраклаштырылган.

Автомашинаның ал пыялаларына норма таләпләренә җавап бирми торган элпә ябыштырган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекста 500 сум штраф каралган. Әгәр дә автоинспектор, ике шаһит катнашында, автомобиль хуҗасыннан пыялалардагы кара элпәне куптаруны таләп итә, ә соңгысы аны үтәми икән, закон нигезендә машина хуҗасына 500дән алып 1000 сумга кадәр штраф салынырга яки ул 15 тәүлеккә кадәр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекста булган үзгәрешләр 2012 елның 1 июленнән тулы көченә керә. Алар нигезендә, куллану кагыйдәләре үтәлмәгән транспорт чараларыннан файдалану закон нигезендә тыелачак, дәүләт теркәү номерлары салдырылачак һәм алар кимчелекләр бетерелгәннән соң гына хуҗаларына кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев