Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кар эрү белән Азнакай кешесе бакчасына ашыга

Көннәр җылытып, кар эрү белән шәһәр кешесе бакчасына ашыга. Безнең халык җирдә казынырга ярата инде ул анысы, калада яшәсә дә, крестьян җаны тынгы белми. Бакчы, кылганнар гына үсә торган Сәпәй, Уразай тау башларын гөлчәчәккә күмеп куйдылар. Күрше-тирә белән ярыша-ярыша, тәҗрибә алыша-алыша үстерәләр яшелчә, җиләк-җимешен. Әмма туксанынчы еллардан башлап бакчачылык ширкәтләренә...

Көннәр җылытып, кар эрү белән шәһәр кешесе бакчасына ашыга. Безнең халык җирдә казынырга ярата инде ул анысы, калада яшәсә дә, крестьян җаны тынгы белми.
Бакчы, кылганнар гына үсә торган Сәпәй, Уразай тау башларын гөлчәчәккә күмеп куйдылар. Күрше-тирә белән ярыша-ярыша, тәҗрибә алыша-алыша үстерәләр яшелчә, җиләк-җимешен.
Әмма туксанынчы еллардан башлап бакчачылык ширкәтләренә тынгы юк: талыйлар, яндыралар, су насосларын урлыйлар. Шуңа күрә чүп баскан участоклар артканнан-арта. Күз алдында күпме ширкәтләр таркалды.
Шулай да шәһәребездә - "Үрнәк", Нефтьче", "Төзүче", "Юлчы", "Зирекле Елга", Актүбәдә "Гөлбакча", "Хыял" бакчачылык ширкәтләре бүген дә яшәвен дәвам итә. Арада иң төзек булып күзгә ташланганы - "Юлчы" ("Дорожник").
- Урлыйлар инде, угрыларны тотабыз да, - ди ширкәт рәисе Вера Платонова. - Быел бакчаларга сорау зур, хәтта Актүбәдән килеп алалар, буш участоклар калмады. Юл, су, ут бар. Бакчачылар взносларны вакытында түләгәч, ул яктан проблема юк.
Үзең үстергән яшелчә, җиләк-җимеш тәмлерәк тә, файдалырак та шул, чит илнең әллә нинди химикатлар белән эшкәртелгәне түгел. Бакчаларның бүгенге көндә гаилә бюджетына да ярдәме зур. Мөгаен, җиләк-җимешкә мондый бәяләр булганда күпләр кире бакчаларына кайтыр.
- Бездә ташландык участоклар җитәрлек, нияте булганнарга бушлары бирелә. Бакчага сезон чорында автобус йөрүе дә транспорты булмаганнар өчен уңайлы, - ди "Төзүче" ширкәте рәисе Хәмзә Хаҗиев.
Бакча бит әле ул балаларны эшкә өйрәтү чарасы да. Юкса, кибет алмасын кимереп, гел компьютер артында утырып кына сау-сәламәт үсеп булмый. Әнә, галимнәр саф һава, физик хезмәтнең акыл үсешенә дә файдалы икәнен сөйләп торалар.
Бакча-дачалар шулай ук халыкның ял итү урыны да.
- Чит илләрең, диңгез буйларың бер читтә торсын! Җәй буе рәхәтләнеп табигать кочагында, кошлар моңына күмелеп, урманның хуш исле һавасын сулап ятабыз. Җиләген дә, гөмбәсен дә, шифалы үләннәрен дә җыябыз, күлгә төшеп балыгын да тотабыз. Монда бөтен чирләр онытыла, - ди Гүзәлия Сабирова.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кар эрү белән Азнакай кешесе бакчасына ашыга