Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ирекле дружиналар иминлек сагында

Узган елгы корылык тудырган янгыннар авыл җирлегендә алар белән көрәшнең кискен торуын янә дәлилләде. Электән булган колхозара янгын командалары бетерелү сәбәпле, торак пунктларының 24 проценты авыр хәлдә калды - үзәктән шактый читтә урнашканлыктан, аларга ашыгыч барып җитү өчен генә дә 20 минуттан артык вакыт кирәк. Үзебезнең яшәештәге һәм чит илләрдәге...

Узган елгы корылык тудырган янгыннар авыл җирлегендә алар белән көрәшнең кискен торуын янә дәлилләде. Электән булган колхозара янгын командалары бетерелү сәбәпле, торак пунктларының 24 проценты авыр хәлдә калды - үзәктән шактый читтә урнашканлыктан, аларга ашыгыч барып җитү өчен генә дә 20 минуттан артык вакыт кирәк. Үзебезнең яшәештәге һәм чит илләрдәге тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге проблеманы хәл итүдә иң отышлы алым - ирекле янгын сагы отрядлары төзү. Европада сүндерелгән янгыннарның 90 проценты алар өлешенә туры килә.

Узган ел районда 92 янып китү һәм 46 янгын очрагы теркәлде. Аларның яртысы ирекле янгын сагы хезмәткәрләре көче белән сүндерелде. Мәнәвездә урман янган чорда шундый ук ут чыгулар тагын ике авылда күзәтелде. Янгынчылар урманны уттан коткарган вакытта алар ирекле отрядлар тарафыннан вакытында сүндерелеп өлгерде. Менә шушы бер генә мисал да авылларда ирекле янгын сагы отрядлары төзүнең актуаль мәсьәлә булуын күрсәтә. 2011 елда районда янә шундый биш отряд төзелеп, алар торак пунктлары һәм район халкы иминлеге сагына басты. Киләсе елда тагын 5 отряд төзү планлаштырыла.

Ирекле янгын сагы - ул гражданнарның үз авылларында беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын күрүдә катнашуы. Ирекле янгын сүндерүче - үз теләге белән (килешү төземичә) янгыннарны сүндерү һәм кисәтү буенча янгын сагы тармагы эшчәнлегендә катнашучы гражданин. Ирекле янгын сагын оештыруга нигез булып "Янгын куркынычсызлыгы турында", "Иҗтимагый берләшмәләр турында" федераль законнар, "ТРда ирекле янгын сагы турында" 48 нче ТР законы тора.

Бүгенге көнгә авыл җирлекләрендә ирекле янгын сагы отрядлары төзүдә иң зур проблема булып финанс мәсьәләсе килеп баса. Әмма без ирекле янгын сагында торучыларны яклау, аларга ярдәм күрсәтүдә җирле үзидарә органнары мөмкин булганның барсын да эшләр, дип ышанабыз.

Р.Хәйруллин, 87нче янгын часте начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев