Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча җаваплылык Азнакай ветераннар советына да йөкләнде

Район җитәкчеләренең ветераннар советы активы белән ел башында очрашып, узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләчәккә планнар белән уртаклашып эчкерсез бер сөйләшеп алуы матур гадәткә әверелде. Быел да ул бик җанлы, ихлас аралашуы рәвешендә барды. Иң әүвәл районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов 2013 елда оешма тарафыннан башкарылган эшләргә, яңалыкларга тукталды....

Район җитәкчеләренең ветераннар советы активы белән ел башында очрашып, узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләчәккә планнар белән уртаклашып эчкерсез бер сөйләшеп алуы матур гадәткә әверелде.

Быел да ул бик җанлы, ихлас аралашуы рәвешендә барды. Иң әүвәл районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов 2013 елда оешма тарафыннан башкарылган эшләргә, яңалыкларга тукталды.

Җирлегебезнең иҗтимагый оешмалары арасында иң зурысы һәм активлардан берсе булган ветераннар советы яшь буынга хәрби-патриотик, әхлакый тәрбия бирүдә, авыл халкына язгы-көзге кыр эшләрендә булышуда үзенең зур өлешен кертә.

Хәер, өлкәннәребезне нефтьчеләребез тормышы да, сәнәгатьнең башка тармаклары да һәрдаим кызыксындыра. Алар җирлегебездә үткән чараларда актив катнашып, иҗтимагый актив тормыш белән яшиләр. Боларның барсы хакында "Маяк" газетасында даими яктыртып киләбез.

Гомумән, район һәм шәһәр ветераннар советының дәрә­җәсе зур. Җыелышта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның да катнашуы шул хакта сөйли. Ул өлкәнәребезне районның узган елда ирешкән уңышлары, төрле өлкәләрдә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды, күпсанлы сорауларга тәфсилле җаваплар бирде.

Ветераннарның шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Дамир Гыйләҗев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка да сораулары күп иде, аларның берсе дә җавапсыз калмады.

Ә инде сорау-гозерләргә килгәндә, ветераннарны торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр, юллар төзелеше, пай җирләре арендасы өчен терлек азыгы белән түләүдә килеп чыккан проблемалар, өлкәннәр өчен 7 нче мәктәп базасында эшләп килүче клубка ремонт кирәклеге, авылларда буаларга игътибар таләп ителү, эшсезлекне киметү, эчүчелеккә каршы көрәш һәм башка күп кенә мәсьәләләр борчый.

Авыл халкының үзеннән арткан продукцияләрне сату мөмкинлекләрен булдыру, медицина, башка өлкәләргә кагылышлы проблемаларны хәл итү буенча үзләренең эшлекле тәкъдим-фикерләрен дә җиткерделәр.

Мәгълүм булганча, киләсе елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын тантана итәчәк. Районыбызда аңа әзерлек күптән башланды инде. Шул нәүбәттән район ветераннар советына да шактый җаваплылык йөкләнә. Очрашуда бу хакта да җитди сүз алып барылды.

Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча җаваплылык Азнакай ветераннар советына да йөкләнде