Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илюша Красноглазовның беренче җиңүе

"Татнефть" компаниясенең "Рухият" яңарыш фонды тарафыннан оештырылган "Сандугач сайрар илем" фестивале быелның февраль аеда үзенең 16нчы яшь талантлар бәйгесен уздырды. Ул көнне республиканың 15 шәһәре, эшчеләр бистәсе, районнарыннан сайлап алынган 80нән артык кыз һәм малай сәнгатьле уку, рәсем ясау буенча тарихи Алабуга җирендә узасы ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәтергә җыелды. "Прикамнефть"...

"Татнефть" компаниясенең "Рухият" яңарыш фонды тарафыннан оештырылган "Сандугач сайрар илем" фестивале быелның февраль аеда үзенең 16нчы яшь талантлар бәйгесен уздырды.

Ул көнне республиканың 15 шәһәре, эшчеләр бистәсе, районнарыннан сайлап алынган 80нән артык кыз һәм малай сәнгатьле уку, рәсем ясау буенча тарихи Алабуга җирендә узасы ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәтергә җыелды. "Прикамнефть" идарәсенең "Космос" сәламәтләндерү лагере ике көн буена алар карамагында булды һәм балаларның шат авазыннан гөрләп торды.

Яшь талантларны чираттагы фестиваль ачылу белән котларга "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин да килгән иде. Балаларны мондый дәрәҗәле сәнгать конкурсында катнашу мөмкинлеге яулаулары белән мәртәбәле жюри әгъзалары - Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сынлы сәнгать институты профессоры Владимир Аверьянов, ТР рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Әлмәт картина галереясы директоры Роза Минабетдинова тәбрик итте, үзләренең киңәшләрен бирде, алда торган җитди сынауларда уңышлар теләде.

Нәфис сүз ярышларында катнашучыларның осталык дәрәҗәсен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты актер Камил Вәлиев, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының режиссерлык һәм актерлык осталыгы укытучысы Владимир Варламов, Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният йорты директоры урынбасары Лидия Чекова билгеләде.

Конкурсның "Сәнгатьле уку" номинациясендә Азнакай районы данын Актүбә бистәсендәге Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нина Хвалеева җитәкчелегендәге "Тере сүз" иҗат коллективында шөгыльләнүче Илья Красноглазов яклады. Фестиваль программасында каралган мастер-класста чыгыш ясаганда ук белгечләр яшүсмернең сәләтен югары бәяләде.

- Сәхнә өчен уңышлы сайлап алынган әсәр герое образын үзенең сөйләм үзенчәлеге һәм интонациясе аша тыңлаучыларга җиткерә белүе, чиста дикциясе, аһаңе, кул хәрәкәтләре, артистлык алымнарының камиллеге белән ул жюри әгъзаларын гаҗәпләндерде, - диде Владимир Варламов, тәнәфес вакытында.

Яшь артистларның чыгышы, гомумән, үзенең камиллеге ягыннан сокланырлык булды. Республиканың көньяк-көнчыгышының алты муниципаль районыннан өч призлы урынга чыгучылар арасында Илья Красноглазов яхшыларның дв яхшысы булды һәм фестивальнең I дәрәҗәдәге лауреат дипломын яулады.

Конкурс тәмамланганнан соң, Илюшадан фестивальдә алган тәэсирләре турында сорадым.

- Мондый ярышта беренче тапкыр гына катнашуым булса да, җиңүчеләр рәтенә бик тә чыгасым килде. Шуңа да җитәкчем Нина Владимировнаның һәр киңәшен тоттым. Монда яшьтәшләрем белән үзара аралашу, дуслашу мөмкинлеге дә булды. Боегырга вакыт калмады. Безне Алабуганың тарихи урыннарына, музейларга экскурсиягә алып бардылар. Кайчандыр биредә яшәгән рәссамнар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре турында сөйләделәр. Алга таба да мондый ярышларда катнашырга теләгем бар. Фестиваль безгә - конкурсантларга, яңа мөмкинлекләр ачты, - диде бистә һәм районны данлаган яшүсмер.

Алинә БАЙБУЛАТОВА,

Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге матбугат төркеме җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илюша Красноглазовның беренче җиңүе