Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икмәк үстерү җиңел түгел

Азнакай шәһәрендә гомер итүче бүгенге өлкәннәрнең күбесе кайчандыр хезмәт юлларын үз авылларында иген кырларында, терлекчелектә башлап җибәргән кешеләр. Кулга икмәк тоткан саен күз алдына әнә шул еллар килеп баса. Безгә, сугыш чоры балаларына, авырлыкларны күп кичерергә туры килде. Техника бик аз иде, булганнары да еш ватыла, запас частьлар җитми. Атларны...

Азнакай шәһәрендә гомер итүче бүгенге өлкәннәрнең күбесе кайчандыр хезмәт юлларын үз авылларында иген кырларында, терлекчелектә башлап җибәргән кешеләр.

Кулга икмәк тоткан саен күз алдына әнә шул еллар килеп баса. Безгә, сугыш чоры балаларына, авырлыкларны күп кичерергә туры килде. Техника бик аз иде, булганнары да еш ватыла, запас частьлар җитми. Атларны да фронтка алып бетерделәр диярлек. Сыер, үгез җигеп, аларны тыңлата алмый җәфа чигеп, сабан янында утырып елый иде әниләр, апалар. Ә планны ничек тә үтәргә кирәк.

Урак вакытында да тамак туймады. Бер хезмәт көненә 40 грамм он бирелә, аны кашыклап тараттылар. Әбигә: "Кечкенә генә бер ипи пешер әле", - дип ялынам. "Ипи итсәм, умачка он калмый бит", - ди ул.

Авыл бәләкәй булгач, кешесе дә аз. Урып-җыю чорында эшне 2 сменада оештырырга фәрман килә. Кушылганны үтәмәсәң, эшең судта. Көндез эшләгән шул ук кешеләр төнге сменага да калырга мәҗбүр. Йокыга китә-китә икмәк чистарту машинасын әйләндергән чаклар әле дә онытылмый. Өйгә кайтып хәл белешеп кенә килеш. Басудагыларның мал-туары бармы, бала-чагасымы - аны белүче, уйлаучы да юк.

Мәктәптә укулар башлангач, дәрестән соң безне башак җыярга алып китәләр. Кичке караңгыга кадәр эшлибез. Өс-баш юешләнеп бетә, 5 чакрым араны көч-хәл белән кайтып җитеп, түшәккә авасың. Ничекләр түздек икән?!

Хәзер, Ходайга шөкер, рәхәттә яшибез. Игенчеләр-терлекчеләрнең тырыш хезмәте аркасында табыннарыбыз мул, икмәктән-иттән өзелмибез. Аларның хезмәт уңышлары хакында "Маяк" газетасыннан һәрдаим укып, белеп торабыз. Көннәр корыга китсә, Ходайдан яңгыр теләп ялварабыз, урак җиткәч, ипекәйләрне югалтусыз җыеп алсыннар иде, һава торышы уң торсын иде, дип телибез. Ә бит урак өсте ул санаулы гына көннәр. Мөмкинлеге, теләге булган һәркем анда катнашып, үз өлешен кертә ала. Минем бигрәк тә шәһәр урамнарында көннәр буе ни кылырга белми йөргән эшсез бәндәләргә әйтәсем килә: шушы чорда берәр авылга барып, 10-15 көн булса да игеннәрне җыюда катнашып кайтсагыз, игенчегә дә, үзегезгә дә никадәр файда ясар идегез. Ә бит эштән башы чыкмаган авыл кешесе ярдәмгә мохтаҗ. Басуларда көн-төн тир түккән җир хуҗасына нинди генә рәхмәтләр укысаң да аз. Исән-сау булсыннар да, куйган хезмәтләренең бәрәкәтен күреп яшәсеннәр!

Зәйтүнә Атнаголова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икмәк үстерү җиңел түгел