Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике ут арасында

Озак еллар республика газеталарының үз хәбәрчесе булып эшләгән журналист якташыбыз Дамир Асылов исеме "Маяк" укучыларына яхшы таныш. Безнең газета белән элемтәсен ул узган гасырның 60 нчы елларында, "Азнакайнефть" идарәсендә нефтьче-оператор булып эшләгәндә үк, башлый. Шуңадырмы, аның иҗатының төп геройлары да җир катламнарыннан кара алтын эзләүчеләр һәм чыгаручылар булды. Узган көздә,...

Озак еллар республика газеталарының үз хәбәрчесе булып эшләгән журналист якташыбыз Дамир Асылов исеме "Маяк" укучыларына яхшы таныш. Безнең газета белән элемтәсен ул узган гасырның 60 нчы елларында, "Азнакайнефть" идарәсендә нефтьче-оператор булып эшләгәндә үк, башлый. Шуңадырмы, аның иҗатының төп геройлары да җир катламнарыннан кара алтын эзләүчеләр һәм чыгаручылар булды. Узган көздә, вафатына күп калмастан, ул редакциягә кереп исемнәре Татарстан нефте тарихына алтын хәрефләр белән язылган кайбер якташларыбыз турындагы язма истәлекләрен калдырган иде. Бүген сезнең игътибарга шул иҗат җимешләренең беренчесен тәкъдим итәбез. Ул хезмәттәшебез, матбугат ветераны Дамир Асыловның якты рухына бер дога булсын.

Элеккерәк елларда нефть төбәгендәге авыл районнары җитәкчеләре үз биләмәләрендәге хуҗалыкларны ныгытуга нефтьчеләр ярдәменнән даими файдаландылар. Әйтик, эшнең аерата киеренке вакытында КПСС райкомы, махсус карар чыгарып, предприятиеләрне авылга техника җибәрергә мәҗбүр итә иде. Мондый хәлләр аркасында нефтьчеләрнең мәзәк халәттә калу очраклары да булгалады. Ирек Сөләйман улы Кәтиев тә аннан котыла алмаган. Түбәндә бәян ителәсе кыйссаны ул үзе сөйләгән иде.
... Колхозга шактый вакытка бер трактор җибәрергә кушып, Актүбәдәге 2 нче бораулау конторасы директоры Ирек Кәтиев исеменә күрсәтмә килеп төшә. Үзләрендә дә эшнең бик тыгыз чагы: Мәскәү бугазга басып нефть сорый, көне-төне скважиналар төзү бара. Болай да берничә трактор авылларга ярдәмгә җибәрелгән. Тагын берне җибәрсәң - ике кулсыз калдың дигән сүз. Хәлдән чыгу юлы бик катлаулы күренә. Трест башлыгы Михаил Куликов белән киңәшергә була Ирек Кәтиев. Чылтырата Лениногорскига, трестка: "Шулай-шулай, Михаил Николаевич, райком колхозга бер трактор җибәрергә куша, нишлик?" - ди. Монда тракторны җибәрү яки җибәрмәү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Куликов, җаен табып, берәр трактор җибәрмәсме яки башка юлын тапмасмы, дигән өмет белән чылтырата Кәтиев. Куликов исә:
- Үзең ничек уйлыйсың, эшне өзмәссеңме? - дип төпченә башлый.
- Эшне өзмәссеңме, дип...
- Юк, син директор булсаң директор бул, төгәл сөйләш, өзмәссеңме эшне? - дип китереп кыса Куликов.
- Өзмәбез, җаен ничек тә табарбыз, Михаил Николаевич, - дип җаваплый Кәтиев.
- Менә бу егетләрчә, ичмасам, - ди Куликов, сүзен дәвам итеп, - иртәгә син аны миңа озат әле.
Шулай итеп, ике ут арасында кала директор. Әлбәттә, тракторны икенче көнне иртән үк килеп алып китәләр, райком күрсәтмәсен үтәргә мөмкинлек калмый. Партиянең дә үз сүзен җилгә очырганы, санлашмаска азапланучыларга үзен "как следует" танытмыйча калганы юк. Азнакай райкомы да директорның эшеннән кимчелекләр эзләргә керешә һәм таба: буровойга бара торган юл буенда машиналар бер-берсенә юл сапканда сыеша алмаганнар, күрәсең, бераз иген тапталган. Шуны табалар да "гөнаһы" өчен Кәтиевне бюро утырышына куялар.
Башлана җыелыш. Аны алып баручы секретарь, мәсьәләне аңлатканнан соң, кинәт кенә райкомда эшләүче егетләрнең берсенә бер буханка ипи алып керергә куша. Алып керә тегесе ипине һәм, секретарь кушуы буенча өстәл уртасына куя. Моның нәрсәгә икәнен берәү дә күңеленә китерә алмый әле. Барысы да үзенчә фараз кыла. Шунда секретарь:
- Кәтиев, мен өстәлгә, тапта шушы ипекәйне! - дип әмер бирә. Бу шул кадәр көтелмәгән әмер була, утырыштагылар беразга шок хәлендә кала. Секретарь исә кисепме-кисә Кәтиевне:
- Нигә таптамыйсың, оятмыни? Алайса кырдагысын таптарга ничек намусың җитте? - дип пешерепме- пешерә.
Бюро утырышы директорның бер айлык эш хакын тотып калу турында карар чыгара.
Икенче көнне Куликов телефоннан Кәтиевнең хәл-әхвәлен сораша. Тегесе авыр сулый, борчыла. Мәгәр Куликов хәлне әллә кайчан ук белешкән икән, ул:
- Ярар, бик кайгырма, мин монда сиңа өч айлык хезмәт хакы күләмендә премия яздым, хет бүген үк килеп ал, - дип юата.
Дамир АСЫЛОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ике ут арасында