Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбәрсез бала югала да, бала югала...

Татарстанда хәзерге вакытта өйләреннән, яки интернат-мәктәпләрдән качып киткән 21 бала исәпләнә. ТР буенча ЭЭМның эчке эшләр бүлекләренең кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Сергей Королев бүген узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, качып киткән яшүсмерләр күп очракта, өйләренә үзләре кайта икән. Әмма хәзерге вакытта эзләүдәге балигъ булмаганнарның күпчелеген кызлар тәшкил...

Татарстанда хәзерге вакытта өйләреннән, яки интернат-мәктәпләрдән качып киткән 21 бала исәпләнә.

ТР буенча ЭЭМның эчке эшләр бүлекләренең кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Сергей Королев бүген узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, качып киткән яшүсмерләр күп очракта, өйләренә үзләре кайта икән. Әмма хәзерге вакытта эзләүдәге балигъ булмаганнарның күпчелеген кызлар тәшкил итә. "Бу статистиканы нәрсә белән дә аңлатып булмый. Күрәсең, кызлар тормыш авырлыкларына яхшырак җайлаша белә. Хатын-кызлар исә, күп очракта, гаиләдәге низаглардан, туганнарыннан "качып" чыгып китә һәм үзләре хакында хәбәр бирми", - ди ул.

Быел 10 айда Татарстанда 520 хатын-кыз югалу хакында гариза теркәлгән. Шуларның 239 ы эзләүгә бирелгән. 261 хәбәрсез югалган хатын-кыз буенча эзләү эшләре туктатылган, ә 259 эзләү әле дә дәвам итә.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/28/104044/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәбәрсез бала югала да, бала югала...