Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халидә Галимова. Кар өстендә пар алма (бәян)

Ишек шап итеп ябылуга Айдар бераз исенә килгәндәй булды. "Тукта, кая барам соң әле мин?" дигән сорау җанын тырмап узды. Ул шапылдап баскычка утырды. Ут янган яңакларын суытырга теләгәндәй учлары белән тотты. Куллары да кызу, ә йөрәге барыннан да кызу. Үзе яна, үзе әрни. - Ни эшлим, ни кылыйм? Кайсы...

Ишек шап итеп ябылуга Айдар бераз исенә килгәндәй булды. "Тукта, кая барам соң әле мин?" дигән сорау җанын тырмап узды. Ул шапылдап баскычка утырды. Ут янган яңакларын суытырга теләгәндәй учлары белән тотты. Куллары да кызу, ә йөрәге барыннан да кызу. Үзе яна, үзе әрни.


- Ни эшлим, ни кылыйм? Кайсы юлны сайлыйм, кая барыйм?


Башын салкын стенага бәрә-бәрә елыйсы, шул таш идәнгә ятып ауныйсы килде. Тик ни кылса да, файдасы әз булыр кебек иде. Бөтенләй чуалган куңел җепләрен ничек итеп сүтәргә, айкалган, ташыган хисләрне ничек басарга?


Әле ярты ел элек кенә тун итәгенә ут капса да, исе китмәүче Айдарның бу хәлгә килүе аның үзенә дә, якыннарына да аңлашылмас бер нәрсә булды. Инде тормыш үтеп бара, кызыгы да, кызганычы да артта, бер-берсенә ошаш көннәр - иртән торып эшкә, кичен өйгә кайтасың. Гадәт буенча 20 ел торган хатының каршына утырып кичке ашны ашау, телевизор, гәҗит карау. Аннан киң ятакта, арасында бер сыер сыярлык урын калдырып, икесе ике якка борылып ятып йоклау. Ял көннәрне кибет, базарга барып кирәк-ярак җыеп кайту, җәй җитсә шул 3 сутый бакчада колорадо коңгызы белән сугышып гомерләре үтә.


...Менә шул тормышның бер көн эчендә асты өскә килде. Бүгенгедәй хәтерендә, ул көнне Айдар елына өченче тапкыр сырхауханәгә кереп ятучы хатыны янына барырга чыкты. Юк, барасы килеп тә түгел, шулай тиеш дип кенә. Гомер буе чырай сытып, юк чирне бар итеп йөрүче хатынын ул башта кызгана иде, аннан өйрәнде, бетмәс-төкәнмәс моң-зардан инде ару гына туеп та өлгерде. Саниянең бусагадан күренүгә ниләр сөйлисен яттан белгәнгә ашыкмады, башта кибеткә сугылды. Ансын-монсын үлчәтте, инде чыгам дигәндә генә күзе киштәдәге кып-кызыл алмаларга төште. Ашамаячак аларны хатыны, кабып та карамаячак, тик шулай да аласы итте. Кибеттән чыгып теләр-теләмәс кенә сырхауханәгә борылды. Шул чагында кемнеңдер:


- Әй, матурым, алмаларың коела бит! - дип эндәшкәненә аптырап борылып карады. Чынлап та, әллә суыкка ярылган, әллә алганда ук ертык булган пакеттан ап-ак карга ике кып-кызыл алма тәгәрәп төшкән иде. Айдар әлеге тавышның хуҗасына күз салды. Аның каршында ап-ак тун кигән, ыспай җылы башлыгы астыннан дулкын-дулкын чәчләре иңнәренә таралган, алсу иреннәре аз гына ачылып, энҗе тешләрен җемелдәтеп, бер матур гына ханым басып тора иде. Айдарның аптырап калуын күреп, ул башын артка ташлап көлеп җибәрде.


- Алыгыз, дим, алмаларыгызны, юкса өшерләр!


Айдарның иелергә җыенмаганын күреп, үзе алмаларны кулына алды, тик бирергә ашыкмады.


- Карагыз әле, кар өстендә пар алма ничек матур, әйеме? - дип нур түгелеп торган күзләрен Айдарга төбәде. Шул карашы әллә нишләтте ирнең йөрәген. Ни кылганын да белмичә, ул ханымның алма тоткан кулларын үз учына алды. Тегесе дә каушап китте бугай, ни кулын алырга, ни алмаларны бирергә белми торды.


- Тапканнар терәлеп катар урын, болай да сукмак юк, - дигән тавышка икесе дә айнып китеп, читкә тайпылдылар.


Карт кына абзый боларга бәрелеп диярлек үтеп китте. Пар алма тагын ак карга чумды. Бусында иң беренче Айдар көлеп җибәрде. Аның болай чын күңелдән, рәхәтләнеп, инде күптәннән көлгәне юк иде. Бераз кыңгырау чыңын хәтерләтеп аңа ханым да кушылды. Көлүеннән туктый алмыйча, Айдар алмаларны иелеп алды да, аның учына салды.


- Алыгыз, алар сезнен кулда шулай матур, - диде ул үз сүзләренә үзе аптырап. Аннан ханымның кире уйлавыннан куркып, өстәп куйды, - Чынлап, алыгыз, мин аларны матурлыкларына гына кызыгып алдым, барыбер ашаучы юк.


Ханым бераз сүзсез торды да, баягыча шаян елмаеп әйтеп куйды:


- Ярар, күчтәнәчегез өчен рәхмәт, тик бер шартым бар, алмаларны кара-каршы утырып, бергәләп ашыйбыз.


Ул кулындагы сумкасыннан кәгазь кисәген Айдарның учына салды да, ашыга-ашыга китеп барды. «Алсу» кибетендә баш менеджер Яруллина Алия дип язылган иде анда. Шунда ук эш һәм өй телефоны күрсәтелгән. Айдарның беренче теләге кәгазьне ертып ташлау булды. Хатынының кесә тикшерә торган гадәте бар, бәладән баш-аяк дигәндәй. Тик кулы бармады. Учларында теге искитмәле йомшак кулларның җылысы торса, колагында чыңлап көлүе калды.


Сания аның балкып килеп керүен үк ошатмады. Көйсез бала кебек зарланды да, зарланды. Гел юкка башта табибларны, аннан соң килмәүче дус-иш, туган-тумачаны, иң соңыннан Айдарны сүгеп атты һәм стенага борылып ятты. Бу кәмитләрне 20 ел күргән ир кайтырга чыкты. Тик буш салкын йортка кайтасы килми, аяк тартмый иде. Куллары үзеннән-үзе кесәгә шуышты. Кәрәзле телефонын чыгарып, ул Алиянең номерын җыйды, тик тавышын ишетүгә каушап дәшми калды. Балалыгы өчен үз-үзен сүгеп өенә атлады. "Вәт бер олы сабый! Кызлар белән телефоннан сөйләшер яшьтә шул син! Ире-мазар өйдә булса? Юри кызык итеп биргәндер әле. Күрде бит ул Айдарның каушап калганын", - күңелендә әнә шундый хисләр өермәсе уйнады. Өенә кайткач та җанына урын таба алмады. Кара бу юньсез күңелен, алгысады да куйды бит! Әллә ничә торып тәмәкесен тартты, кат-кат телевизор каналларын йөреп чыкты, тик тынычланмады.

Төнлә дә йокысының җүне булмады, саташып чыкты. Дөньяны каплап кар ява имеш. Айдар карга чума-чума берүзе түр бакчада йөри. Тирә-як ап-ак, тик җиргә генә кып-кызыл алмалар коела. Айдар тотарга теләп, кулларын суза, карга егыла, тик алмалар никтер читкә төшә. Шул чак җир убылып, ул чокырга тәгәри. Кап-кара балчык. Айдарның аяклары чума, тырмаша-тырмаша өскә үрмәли, чыга алмый. Кара тиргә батып уянып китте. Әнисе мәрхүмнең сүзләре исенә төшеп, йөрәге жу итте. Төшендә кара балчык яки төзелеп бетмәгән бура күрсәң, мәеткә булыр ди иде ул. Фу, искә төшеп тора бит җыен юк бары да! Аннан-моннан капкалап, эшкә юл тотты. Нефтьчеләрне йөртүче вахта шоферы ул. Эшен ярата болай. Көн дә юлда, кеше арасында. Хәтта кайчак эш бетеп, шау-гөр килеп иптәшләре таралгач та өенә кайтасы килми утырган чаклары була. Өйдәге бушлыктан, сүзсез хатыннан тәмам арый ул вакыт-вакыт.

Я, ни булыр иде шунда кайтып керүгә авызын ерып, бер җылы сүз әйтсә, рәхәтләнеп бер сөйләшсә. Кеше әнә, ичмасам, бала-чага белән мәш килә. Айдарларга Ходай анысын да бирмәде. Баштагы елларда хатыны гел дәваланып сырхауханәдән сырхауханәгә, төрле им-томчыга да йөреп карады, тик файдасы булмады. Аннан инде үзенә дә тәмам сырхау булу роле ошап киттеме, әллә авыруы көчәйдеме, бала турында бөтенләй сүз кузгатмас булды. Айдарның, әлбәттә, кеше кебек шашынып-сикертеп бала сөясе килгән чаклары еш булды, тик тора-бара ул барсына да күнекте. Юк икән, юк инде. Баласыз бер алар гына түгел ич! Бүтән чаярак кеше булса, бәлки аерылып киткән дә булыр иде, тик Айдар хатынын кызганды, аннан кемне дә булса үлеп яратканы да булмады. Уйларына чумып, кирәкле тукталышны да узып киткән икән.

Егетләрнең шау-гөр килешкәненә сөрлеккәндәй туктап калды.
- Кара әле моны, чистый дөньясын оныткан, әллә гашыйк булган инде! - дип көлә-көлә иң соңгы булып мастер Нияз төшеп калгач, ул бераз кузгалмый утырды. Аннан бер карарга килеп, кесә телефоныннан теге номерны җыйды. Алиянең тавышын ишеткәч, каушап китте. Ун минутлап сөйләшкәндә юньле-башлы ун сүз сөйли алмады бугай. Тик ул якка Алия бик оста телле, җор сүзле булып чыкты. "Алмаларны синнән башка ашамыйм, - диде ул ике уйларга ирек бирмичә. - Кичке сәгать сигездә миндә кара-каршы утырып чәй эчәбез!"


Айдар ашыга-ашыга кайтып душ керде, шифоньердагы киемен астын-өскә китерде, юньле күлмәк таба алмый изаланды, күчтәнәчсез бару мәзәк дип, ярты кибетнең ризыгын җыйды. Инде Алия яши торган йорт янына җиткәч, бөтен кыюлыгы бетеп, астагы урындыкка утырды. Берни барып чыкмасын аңлап, кайтырга борылганда, телефоны шалтырады.


- Я, каршы чыгып алыйммы әллә, баядан бирле күзләп торам, керергә исәбең юк, ахрысы! - дип чылтырап көлгән тавышы, дәрт биреп җибәрде, ахрысы, Айдар дүртенче катка очып кына менеп җитте. Шул кичтә аның тормышы бөтенләй үзгәрде. Инде күптәннән хатын-кыз назы, җан җылысы, чын сөю күрмәгән Айдар тәмам башын югалтты. Аның өчен бу дөньяда бары тик Алия генә бар иде. Таң күзен ачуга - Алия, эшкә барса-кайтса - уенда Алия, төне буе төшендә-өнендә - Алия. Телефоннан сөйләшеп сүзләре бетмәде, бер көн күрешмәсәләр, елдай тоелды, очрашсалар аерылу мең газапка әйләнде. Гашыйкларның күзе сукыр булса да, башкалар бик күзле шул. Айдардагы бу кискен үзгәрешне якыннары тиз сизеп алды.

Туганнар җыелган ашта саксызланып телефоннан сөйләшкәнен апасы ишетеп калды. Ярар, апасы кан туган, гомер буе аның хатынын өнәмәде. Кара-каршы утыртып, туганнарча битәрләде дә бетте. Көннәрдән бер көнне Алияләр ишегеннән чыгып килгәндә дус хатыныннан биләмнән кайтучы җиңгәчәсе белән кара-каршы очрашты. Гомер буе алдаша белмәгән Айдар үзенең бу йортта ни эшләп йөргәнен аңлата алмады. Үз иреннән көнләшеп, шымчылап йөргән Хәниягә бер дә авыр булмады Айдарның кем янына килеп йөрүен белү. Икенче кичкә эштән кайтуына аны өй тулы туган-тумача каршы алды. Түр диванда башын Хәниянең тезенә салып, дару исләренә чумып хатыны Сания ята. Аның әти-әнисе аяк очына урнашканнар. Башка туганнары кайсы диванга, кайсы креслога чүмәшкән. Ниләр генә ишетеп бетермәде ул көнне Айдар үз исеменә! Саниянең авыруында да, бала булмауда да, кеше ирләре кебек уч тутырып акча эшли алмавында да, шуның өстенә җиләк кебек хатын өстеннән йөреп ятуында да бары ул гына гаепле икән. Хатыны мескен кыяфәт белән балавыз сыгып диваннан башын да күтәрмәде. Тик туган-тумача китүгә юлбарыс кебек иренә ташланды. Атна буе өйдә буран уйнады. Болай да өенә кайтасы килмәгән Айдарга бу үлемгә тиң иде. Алиягә дә чират җитте. Хатыны апасын, сеңлесен ияртеп, эшенә килеп, кеше көлдереп китте. Элек сырхаудан башы чыкмаган хатын ут өере кебек бар җиргә җитешә, бар якка агу чәчә иде. Юк, болар берсе дә Айдарны өзелеп яратудан түгел, кемне дә өзелеп сөю аңа хас сыйфат түгел, тик шулай да ни эшләп кемгәдер үз ирен биреп торсын әле ул! Эшли, акчасын алып кайта, аракы белән чуалмый.

Сания юләр түгел! Алия дә инде Айдарга күнегеп, өйрәнеп киткән иде. Бай, чибәр хатынга кызыгучы күп күбен, тик ничә еллар инде сөяркә ролен уйнау туйдырды аны. Айдар әллә ни тиң яр түгел, тик дәрте ташып тора, Алиягә үлеп гашыйк, хәзерге дөньяда андый ир-ат бик очрап тормый. Нигә әле аны кулдан ычкындырырга?


Төнге җил кагылып киттеме, подъезд ишеге шап итеп ябылды. Айдар сискәнеп аңына килгәндәй торып басты. Юк, болай яшәп булмый. Ике ут арасында күпме янарга була? Хәзер кереп киемнәрен ала да, Сания белән яхшылап аңлашып, Алиясе янына китә. Шул чак сул яклап күкрәге ут капкандай янып, авыртуга түзә алмыйча, ул башта чайкалып китте, аннан күз аллары караңгыланып, баскычтан аска тәгәрәде. Ул ярдәмгә чакырып кычкырырга теләде, тик тавышы чыкмады. Кинәт кенә авырту юкка чыкты. Тирә-якны каплап ябалак-ябалак кар ява башлады. Айдар карга бата-бата алга атлады. Шул чак кар өсте кып-кызыл алмалар белән тулды. Аяклары барган җирдән күтәрелеп, шул карлы, алмалы буранга ияреп, биеккә-биеккә очып китте.


Айдарның җидесен үткәргәч, Сания абыйсы белән зират кылып кайтырга булды. Аякларын көчкә сөйрәп, таныш кабер янына килеп җитүгә, кара балчыкка тезләнеп үкси-үкси елаган хатынны күреп, инәнеп китте. Алия икәнен таныгач, әллә ниләр әйтеп, өстенә ташланмакчы булды, тик ниндидер көч тотып калды. Аяк тавышлары ишетеп, тегесе дә торып басты. Ике хатын бермәлгә сүзсез бер-берсенә карап тордылар. Аннан Алия башын иеп китеп барды. Сания кабер өстендәге кара балчыкта балкып яткан кып-кызыл пар алмага карап, өнсез-сүзсез басып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халидә Галимова. Кар өстендә пар алма (бђян)