Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ГТО – сәламәтлеккә нигез

1 сентябрьдән илебездә ГТО ("Хезмәт һәм оборонага әзер") физкультура-спорт комплексы гамәлгә керде. Азнакайлыларның бу нормативка карашы ничек, әлеге яңалыкны хуплыйлармы? Шәһәрдәшләрдән алынган җаваплар кызыклы һәм төрле. Ә Сезнең фикер ничек? Бәлки уртаклашырсыз... Ильяс Гыймаев: -Элеккеге дәверләрдәге акыллы гамәлләрне, ниһаять, кайтара башладылар. ГТО да яшәешебездәге кирәкле гамәлләрнең берсе. Балаларны, яшьләрне компьютерлардан...

1 сентябрьдән илебездә ГТО ("Хезмәт һәм оборонага әзер") физкультура-спорт комплексы гамәлгә керде. Азнакайлыларның бу нормативка карашы ничек, әлеге яңалыкны хуплыйлармы? Шәһәрдәшләрдән алынган җаваплар кызыклы һәм төрле. Ә Сезнең фикер ничек? Бәлки уртаклашырсыз...

Ильяс Гыймаев:
-Элеккеге дәверләрдәге акыллы гамәлләрне, ниһаять, кайтара башладылар. ГТО да яшәешебездәге кирәкле гамәлләрнең берсе. Балаларны, яшьләрне компьютерлардан аерып, физкультура белән шөгыльләндерү кирәклеген соңлап булса да аңлады хөкүмәт башындагылар, шуңа сөенәм. Бөтен халык бердәм физкультура белән шөгыльләнгән, спорт белән мавыккан чорларда яман авырулар да ул кадәр үк җәелмәгән, симез кешеләр дә сирәк иде. Күр инде син, хәзер армияга баручы егетләрнең күбесенең сәламәтлеге шул чама гына. Аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсе ул. Хәер, аның хәзер генераллары да корсак үстерүдән башканы белми. Ә бит Америкада югары чиндагы кеше 10 тапкыр турникта күтәрелә алмаса, хезмәттән китәргә мәҗбүр итәләр.

Нәсимә Хөснетдинова:
-16 яшемдә 40 тапкыр "отжимание" ясый идем. Хәзер 53 яшь, 1,58 метрлы гәүдә өчен 56 кило авырлык таман гына дип саныйм. Күрәсең, кечкенәдән физкультура белән шөгыльләнеп, студент чакта спортка тартылып яшәгәнгә, сын да "дәрәҗәсен" төшерми. Яшь буынга массакүләм физкультураны кайтарыйк. Әмма аларга үрнәк булган укытучылар да беррәттән шөгыльләнсен, шулай булганда гына максатка ирешелер. Аннары, тәпән кебек докторның пациентына "ябыгырга кирәк", дип акыл сатуы да урынсыз, минемчә.

Фәррах Сәхабиев:
-70 яшькә җиткәндә, ансы, хәл шырыкка китә инде ул. Ләкин мин ГТО нормаларын тапшырып, яшьлеккә "кайтып килергә" каршы түгел. Дөрес, әүвәл бераз әзерлек кирәк булыр. Мондый мөмкинлек тә тудырыла торгандыр бит?

Илнара Сәйфиева:
-Мәктәп программасында физкультура дәресләре уйланылмаган. Бер дәрес тирләп-пешеп йөгереп, сикереп керәбез дә шул килеш математикага "утырабыз". Тамак шатырдап кипкән, тән тирләгән, баш шаулый...

Гөлназ Хаҗиева:
-Балалары бакчага йөргән, башлангыч сыйныфта укыган кешенең ГТО нормасы ел буена инде әллә ничә үтәлә торгандыр. Көн дә Азнакайның бер башыннан икенчесенә чабабыз: бакчага, эшкә, мәктәпкә, түгәрәккә... Ни белән мавыгырга, вакытын ничек үткәрергә белмәгәннәр тапшырсын ГТОны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО – сәламәтлеккә нигез