Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомерләр янгында өзелә

Сукаеш авылында җаннарны тетрәндергән фаҗига булды. Йортта янгын чыгып, ул тулысынча янып бетте. Иң аянычлысы: өч баласын ятим, ирен тол калдырып хуҗабикә газ исеннән һәлак була. Янгынны газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен сакламау сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар. Бүгенге көндә гаилә әгъзалары югалту ачысы кичерү өстенә, зур мохтаҗлык та күрә. - Авылдашлар...

Сукаеш авылында җаннарны тетрәндергән фаҗига булды. Йортта янгын чыгып, ул тулысынча янып бетте. Иң аянычлысы: өч баласын ятим, ирен тол калдырып хуҗабикә газ исеннән һәлак була. Янгынны газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен сакламау сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар. Бүгенге көндә гаилә әгъзалары югалту ачысы кичерү өстенә, зур мохтаҗлык та күрә.

- Авылдашлар бердәм булып ярдәмгә күтәрелделәр, кем нәрсә булдыра ала - шуны алып килә. Район оешма-предприятиеләре дә ярдәм кулы сузды, - ди авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова. - Ләкин өсләрендә булган бер кат киемдә булган, сыеныр урыны булмаган, тормыш итәр өчен бернәрсәсез калган гаилә өчен кирәкнең чиге юк. Алга таба да миһербанлы кешеләр ярдәменә өмет итәбез.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге уттан файдалану кагыйдәләрен төгәл һәм катгый сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Шушы гадәти генә кагыйдәләрнең сакланмавы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев