Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгер авылы мәдәният йортына 100 мең сумлык сертификат тапшырылды

- Нишләп бу әбиләр кечкенә буйлы икән? дип аптырап торасыңмы әллә кызым, - дип җиңемнән тартып куйды орчык буйлы бер апа. Миңнур апа Гәрәева икән. - Әгерлеләр тырыш халык ул, эш басканга бәлки шулай кечкенә буйлы калганбыздыр инде. Гомерем буе мал карадым, өрлектәй өч ул үстердек. Авылыбызга уты, суы, газы...

- Нишләп бу әбиләр кечкенә буйлы икән? дип аптырап торасыңмы әллә кызым, - дип җиңемнән тартып куйды орчык буйлы бер апа. Миңнур апа Гәрәева икән. - Әгерлеләр тырыш халык ул, эш басканга бәлки шулай кечкенә буйлы калганбыздыр инде. Гомерем буе мал карадым, өрлектәй өч ул үстердек. Авылыбызга уты, суы, газы кергән, рәхәтләнеп яшибез. Менә бүгенге бәйрәмне оештыручыларга аеруча зур рәхмәт әйтәсе килә.

- Бик матур концерт алып килгәннәр. Яшәреп киткәндәй булдык, -дип сүзгә кушылды Азнакайдан килгән "Юлдаш" агитбригадасы артистларын мактап Ләлә апа Хәбибуллина да.

- Район башлыгы үзе үк килгән бит. 20 еллап андый зур башлыкның килгәнен бер дә хәтерләмим. - дип куйды ак сакаллы бер агай.

Ул арада Әгер авылы клубы җитәкчесе Илсөяр Габдрахманова:

- Берегез дә таралышмыйсыз, барлык авылдашларны да табын артына чакырабыз. Үзегез алып килгән күчтәнәчләр белән бер рәхәтләнеп гәпләшеп чәй эчик әле! дигән чакыруы яңгырады.

... Әйе, 50 ләп кына хуҗалыктан торган Әгер авылы халкы әнә шулай зур бер гаилә булып яши. Алар өчен шатлыгы да, кайгысы да уртак, бәйрәмнәрне дә бергәләп уздыралар алар. Ә бүген кече авыл бәйрәме. Еллар буена сагынып көтеп алалар алар бу бәйрәмне.

Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә шатлыкларын уртаклашуы шул хакта сөйли иде.

Дөрес, ике дистә елдан артык клуб мөдире булып эшләгән Илсөяр авыл халкын концерт-бәйрәмнәрдән мәхрүм итми. Әле узган ел кечкенә генә авылда зур итеп Сабан туе да уздырганнар. Авылы кечкенә булса да, ирешкән уңышлары зур. Сигез районның авыл клублары арасында уздырылган ярышта беренче урынны алган коллектив бу. Әмма, авыл халкының район, республика артистларын да тыңлыйсы, район җитәкчеләрен дә ешрак күрәсе, үз җирлекләрендә хәл итә алмаган гозерләрен җиткерәселәре килә.

Күпер һәм юлларны ремонтлау - авыл халкының иң зур проблемасы икән. Маршрут автобусының сирәк йөрүе дә авыл халкына Азнакай һәм Тымытыкка барып кайтуда авырлыклар тудыра. Автобус көтә торган павильонннары да искергән икән.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Тымытык авылы җирлеге башлыгы Айрат Фазлыев әлеге проблемаларны мөмкинлектән чыгып хәл итәргә ышандырдылар. Алар бүген дә авыл алдынгыларын котларга бик күп Рәхмәт хатлары белән килгән. Район администрациясеннән авыл клубына 100 мең сумлык сертификат - бүләкләрнең иң зурысы булды.

...Миңнур апа әйткәндәй әгерлеләрне бер дә кечкенә буйлы дип күрмәдем. Әмма әгерлеләрнең бик тә тырыш булулары, заманында карабодай игү буенча "Авангард" колхозы Әгер бригадасының республика күләмендә иң югары уңыш алып, ВДНХ бүләкләре алуы турында хәбардармын. Назир Якупов, Рөстәм Хәлилов кебек үз эшләрен башлап җибәргән, күпләп терлек асраучы тәвәккәл һәм актив яшьләре күбрәк булса, авыл таркалмас ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгер авылы мәдәният йортына 100 мең сумлык сертификат тапшырылды