Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Галстуклы балачак

Быелның 19 маенда пионерия хәрәкәте (бүген пионер оешмасының дәвамчысы булып Татарстанда варислар берлеге тора) үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Бала чагы галстуклы чорга туры килгән күпләр өчен бик истәлекле вакыйга бу. Балалар иҗат үзәгендә шушы олуг юбилейга багышлап тантана оештырылды. Слетта катнашучыларны котлап пионер хәрәкәте ветераны, Пионерлар йортының беренче директоры...

Быелның 19 маенда пионерия хәрәкәте (бүген пионер оешмасының дәвамчысы булып Татарстанда варислар берлеге тора) үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте.

Бала чагы галстуклы чорга туры килгән күпләр өчен бик истәлекле вакыйга бу.

Балалар иҗат үзәгендә шушы олуг юбилейга багышлап тантана оештырылды. Слетта катнашучыларны котлап пионер хәрәкәте ветераны, Пионерлар йортының беренче директоры Җиләк Айдагулова, Балалар иҗат үзәге директоры Рушания Хәсәнова чыгыш ясадылар. Иң яхшы балалар иҗтимагый берләшмәләре, "Яшьлек" активлар мәктәбе һәм белем бирү учреждениеләренең иң актив лидерлары, республика бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләре мәгариф идарәсенең һәм Балалар иҗат үзәгенең Мактау грамоталарына лаек булды.

Тантаналы өлештән соң мәйданчыкларда мастер-класслар үтте. Биредә укучылар районның пионерия хәрәкәте турында бик күп белешмәләр алдылар, җырлар өйрәнделәр, үз куллары белән сувенирлар ясадылар, спорт чараларында катнаштылар һәм ахырда барсы бергәләп "Дуслык келәме" чикте. Әнә шулай тарихи кыйммәтләрне югалтмау, әлбәттә, киләчәк үсештә яхшы плацдарм, зур этәргеч булып тора.

Нурия Шиһапова, Балалар иҗаты үзәгенең структур тармак җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев